МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



28.03.12 
Рамка с уголками
Федераль дәрәҗәдә “Сәләтле балалар” концепциясен эшләү дәвам итә. Ул көчле мәктәпләр, уңышка ирешкән укытучылар һәм талантлы балалар өчен өстәмә финанслар бүлеп бирүне күз алдында тота. Шулай итеп, 2012 елның 1 сентябренә дәүләти мәгърифәтчелек каналы оештырылачак, 1 июльгә олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өстәмә ташламалар алачак, 1 октябрьгә авыл мәктәпләренә сәләтле балалар белән эшләү өчен акча биреләчәк, 1 декабрьгә олимпиадаларда һәм Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә “Российская газета” басмасы.    >>>Тулырак>>>


28.02.12 
Рамка с уголками
Бу уку елында тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар татар теленнән имтиханны тестлар ярдәмендә тапшыра алачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова хәбәр итте. 2012 елда татар теленнән имтиханны яңа формада тапшыруны кертүнең максаты укучыларның татар телен – туган тел һәм дәүләт теле буларак ни дәрәҗәдә үзләштерүен ачык һәм объектив бәяләү практикасын кертү белән бәйле. Моңарчы да тугызынчы тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри иде. Әмма сынаулар традицион формада гына узды. 2011-2012 уку елында тугызынчы сыйныфны республикада – 37542, Казанда 9625 кеше тәмамлый. Гомумән алганда, быел тугызынчыларга имтиханнарны тестлар рәвешендә һәм традицион формада тапшыру мөмкинлеге бирелә. Алай да рус теле һәм математикадан укучылар сынауны тестлар ярдәмендә язма рәвештә генә бирә алачак. Алар Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен төзелгән контроль-исәпләү материалларына (КИМ) охшаш.    >>>Тулырак>>>


27.02.12 
Рамка с уголками
Быел бердәм дәүләт имтиханнарын бирү тәртибе былтыргы кебек үзгәрешсез калачак. “1 февральдән соң кертелгән үзгәрешләр 2013 елга кагылачак”,– дип белдерде РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко. Сынауларны алдан бирү этабы апрельдә башланачак. 20 апрельдә – рус теле, 23 – чит телләр, география, химия, тарих, 26 апрельдә – математика, 2 майда информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм физика имтиханнары билгеләнгән. Бу этапта билгеле сәбәпләр аркасында төп дулкында катнаша алмаучы чыгарылыш укучылары имтихан бирә. Төп этап 28 майдан 16 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 14 фән (рус теле һәм математика - мәҗбүри) тәкъдим ителә. Бу этапларда катнаша алмаганнар өчен өченчесе бар.    >>>Тулырак>>>


26.02.12 
Рамка с уголками
26 февраль кичендә 66 яшендә Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров вафат булды. Шамил Зиннур улы театр белән бер сулышта яшәде. Тормышын театрга багышлады. Шатлыгы да, көенечләре дә аның белән бәйле булды. Һәр көн эштә иде, бер ялсыз эшләде һәм шуның белән тормышына тәм таба белде. Шамил Закировтан башка Камал театрын күз алдына да китерүе авыр. Бүген милли сәнгатьтә аның кебек булдыклы менеджерлар бармак белән санарлык. Театрны авыр елларда да саклап калган, тулы канлы тормыш белән яшәтә алган кеше ул.Безнең күңелләрдә Шамил әфәнде кешелекле, олы йөрәкле, сабыйларча чиста күңелле кеше булып истә калачак. Үтә дә нечкә күңелле иде, һәр кешенең шатлыгын уртаклаша, аның белән бергә куана белде, һәр кешенең фаҗигасен үз йөрәге аша үткәреп, шәхси кайгысы итеп кабул итә белгән самими җанлы зур шәхес иде. Шамил Закиров милләт дип яшәп, күпләргә үрнәк булды. Аның татар милли хәрәкәтенә кылган ярдәме искиткеч зур. Ул татарның бәйсезлегенә, Татарстанның чын мөстәкыйль илгә әверелүенә ихлас ышанды. Аралашканда миңа: «Без, бәлки, күрмәбез, ләкин сез татарның бәйсезлеген күрәчәксез, булачак ул!» – ди иде.   >>>Тулырак>>>


25.02.12 
Рамка с уголками
2012 нче елның 4 нче мартында үтәчәк Президент сайлауларында илебездәге 95 меңгә якын сайлау участогына 300 мең вэб-камера куелачак. Махсус сайт аша сайлауларны онлайн режимда күзәтү мөмкинлеге тудырылачак. Моның өчен, веб-сайлаулар сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү узганнан соң, махсус картада үзегез яшәгән регионны, шәһәр, авылыгызны, урамны һәм сайлау участогын сайларга кирәк. Юллау өлешенә үзегезнең шәһәр, авыл я сайлау участогының номерын гына язып юллап табарга да мөмкин. Хәзерге вакытта бу хезмәт сынау режимында гына эшли. Сайтның адресы: http://webvybory2012.ru


24.02.12 
Рамка с уголками
Бүген Актанышта “Ел укытучысы – 2012” бәйгесенең йомгаклау өлеше узды. Анда Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Әһлетдинова җиңеп чыкты. Бәйгенең беренче этабы мәктәпләрдә, икенчесе – районда үткәрелгән иде. Анда укытучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, эссе, видеоматериаллар, шәхси вэб-сайтлар әзерләгәннәр иде. Шулай ук, дәресләр күрсәттеләр. Бәйгеләрдә барысы 29 мәктәп катнашты, бары тик Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе генә бәйгедә көч сынашуны кирәк санамады. “Ел укытучысы – 2012” бәйгесенең бүгенге финал өлешендә 8 конкурсант укытучы катнашты.    >>>Тулырак >>>


23.02.12 
Рамка с уголками
23 нче февраль… Бу бәйрәмгә инде 90 елдан артык. 90 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җинү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү  – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау. “Армия” сүзе латинчадан “коралладырылган” диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле. 1945 нче елда Совет Армиясе Гитлер гаскәрләрен тар-мар итеп, Европаны фашист илбасарларыннан азат итте.  Ә тыныч вакытта безнең армия Россиянең унар меңләгән километр коры җир, су һәм һава чикләрен саклый. Һәм һәрвакыт борынгы бабаларыбызның иң яхшы хәрби традицияләренә таяна. Александр Невский һәм Дмитрий Донской, Козьма Минин һәм Дмитрий Пожарский, Александр Суворов һәм Михаил Кутузов, Георгий Жуков һәм Константин Рокоссовскийның бөек җиңүләре бүгенге солдатларны батырлыкка өнди, Ватанны яратуга өйрәтә. 
Кадерле Ватаныбызны саклаучылар, ир – егетләре! Сезне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сезгә саулык – сәламәтлек, көчле ихтыяр, күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге, тыныч аяз күкләр, хезмәткә һәм яшәүгә дәрт, зур уңышлар телим. Бәйрәм көнендәге күтәренке рух сүнмәсен – сүрелмәсен, беләкләргә дәрман өстәп торсын.




        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free