МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



24.01.12 
Рамка с уголками
"Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 27 нче гыйнвар - җомга көнне башланып китәчәк! Бу турыда бәйгенең рәсми сайты (http://konkurs.belem.ru) хәбәр итә. Бәйге быел өченче тапкыр үткәреләчәк. Аны "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештыра. Бәйге барышында оештыручылар һәм партнёрлар саны арту мөмкинлеге дә каралган. Бәйгедә яшьләр дә, картлар да, шәхсән дә, гаилә белән бергә дә катнашырга була. Бәйгедә катнашуның шартлары бик гади - бәйгедә катнашырга теләгән интернет-проект (сайт, портал, блог) кимендә 50% татар телендә булырга (ягъни татар телле версиясе булырга) һәм андагы мәгълүмат кулланучылар өчен файдалы булырга тиеш. Сайт никадәр файдалы һәм оста эшләнгән, бәйгедә җиңү ихтималы шулкадәр югарырак. "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең оештыру комитеты белән бергә без дә киләчәк катнашучыларга уңышлар теләп калабыз.
Чыганак: belem.ru 
    


23.01.12 
Рамка с уголками
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның туганнары банкта фронтовикларга түләнергә тиешле акчалар җыелып ятуы турында ишетеп аптырашта калды. Нинди акчалар турында сүз бара соң? Нишләп соң алар хакында хәзер генә сөйли башладылар? Баксаң, Бөек Ватан сугышында туган илен яклап көрәшкән һәр солдатка кертем кенәгәләре ачылган булган, ягъни һәр сугышчыга хезмәт хакы исәпләнеп барган. Гади солдатларга бер төрле хезмәт хакы, әйтик, 20 сум түләнсә, югарырак дәрәҗәдәге хәрбиләрнең, мәсәлән, сержантларның, лейтенантларның хезмәт хаклары, билгеле инде, югарырак булган. Сугышта катнашучыларның хезмәт хакы шул кенәгәләргә җыелып барган. Лейтенантлар, хезмәт хакын хатыны, балалары алсын өчен, кенәгәләрен гаиләсенә җибәреп барса, гади солдатның, кызганычка, мондый мөмкинлеге булмый. Шуңа аларның акчалары кенәгәләрендә җыелып кала. Бу турыда белүчеләр исә бармак белән санарлык кына була.     >>>Тулырак>>>  


23.01.12 
Рамка с уголками
Бүгеннән Татарстанда күп балалы гаиләләр, бушлай җир кишәрлекләре алу өчен, электрон чиратка языла ала. Моның өчен Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында махсус баннер барлыкка килде. Гаризаны да шушы баннер эчендәге бүлектә тапшырырга мөмкин. Гаилә шулай итеп электрон чиратка куела, махсус номер бирелә. Гаризаны тапшырганнан соң, бер ай дәвамында бушлай җир кишәрлеге алу өчен кирәк булган документларны муниципаль берәмлекләрнең шушы эш белән шөгыльләнү өчен вәкаләтле булган органнарына илтеп тапшырырга кирәк. Әгәр бер ай эчендә документлар илтеп тапшырылмаса, электрон чираттагы номер юкка чыгарыла. Бу хакта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында узган, “Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү (муниципаль хезмәтне электрон рәвештә күрсәтү)” дип аталган семинарда министрның беренче урынбасары Айрат Нуретдинов хәбәр иткән иде.    >>>Тулырак>>>  


20.01.12 
Рамка с уголками
Бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев юбилеен билгеләп үтә - аңа 75 яшь тула. Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Вузда белгечлек алгач, 1959 елда Мөслим ремонт-трактор станциясендә инженер сыйфатында хезмәт эшчәнлеген башлый. 25 яшендә Минзәлә районы “Авыл хуҗалыгы техникасы” берләшмәсен җитәкли. 1967 елдан Минтимер Шәймиев инструктор, КПССның Татарстан өлкә комитеты авыл хуҗалыгы мөдире урынбасары булып эшли. 1969-1983 елларда Татарстан Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгын җитәкли, аннары ТАССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкара.   >>>Тулырак>>>  


18.01.12 
Рамка с уголками
Бу уку елында Бердәм дәүләт имтиханын моңа кадәр расланган кагыйдәләр буенча тапшырырга туры киләчәк. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко хәбәр итте.Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы үзгәрешләр агымдагы елның 1 февраленнән соң барлыкка килсә, алар 2012 елда тапшырыла торган имтиханнарда чагылыш тапмаячак, 2013 елда гына гамәлгә керәчәк.“Гомумән алганда, бөтен кагыйдәләр ел башында формалаштырылды. Принципиаль үзгәрешләр инде булмаячак”, - диде А.Фурсенко. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.


05.01.12 
Рамка с уголками
Бүген, ягъни 5 нче гыйнвар көнне Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы үткәрелде. Спартакиада барлыгы 38 команда 8 спорт төрендә көч сынаштылар. Бу чарадан безнең мәктәп укытучылары да читтә калмады. Барлык төр ярышларда да: аркан тарту, кул көрәше, чаңгы, шахмат, шорт-трек, гер күтәрү, турникта тартылу буенча уңышлы чыгыш ясадылар. Шорт-трек буенча хатын-кызлар арасында үткәрелгән ярышта мәктәптән Дәүләтова Зәринә III урынны яулады. Мин үзем чаңгы ярышында катнаштым һәм 7 нче урынга ия булдым. Нәтиҗәләргә килгәндә урыннар түбәндәгечә булды: Район үзәге мәктәпләре арасында 1 урын - Актаныш №1, 2 урын - Актаныш №2, 3 нче урын - Актаныш гимназиясе. Авыл урта мәктәпләре арасында 1 урын - Байсар, 2 урын - Такталачык, 3 урын - кадет-интернат мәктәбе. Төп мәктәпләр арасында 1 урын-Уразай, 2 урын -Чалманарат, 3 урын Такталачык коррекцион интернат-мәктәбе. 
 


26.12.11 
Рамка с уголками
Башкортстан республикасының фәнни-педагогик һәм методик айлык "БАШКОРТСТАН УКЫТЫУСЫҺЫ" ("УЧИТЕЛЬ БАШКОРТСТАНА") журналының 2011 нче елның 12 нче санында минем, "Һызыкса функция" темаһын кабатлауга дәрес-сәйәхәт эшкәртмәсе башкорт теленә тәрҗемә ителеп басылды. 


Страница:предыдущая|следующая
первая|последняя


        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free