|
Үзем турында
Мин, Шəвəлиев Дилүс Мирзасалих улы, 1980 елның 19 нчы гыйнварында Татарстан Республикасы Мөслим районы Иске Əлмəт авылында гади колхозчы гаилəсендə 5 нче бала булып дөньяга килгəнмен.
1987 елдан 1990 елга кадəр Иске Əлмəт башлангыч мəктəбендə белем алдым. 1990-1997 елга кадəр Əмəкəй гомуми белем бирү мəктəбендə укуымны дəвам итеп, 11 нче классны тəмамладым һәм 1997 елда Яр Чаллы Дəүлəт педагогия институтының математика факультетына укырга кереп, 2002 елда математика, информатика белгечлеге алып чыктым.
Институт билгелəве буенча 2002 елда Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мəктəбенə эшкә кайттым. 2003 нче елда укыту-тəрбия эшлəре буенча директор урынбасары булып билгеләндем.
2005 нче елда җитәкчелек буенча Яр Чаллы шәһәрендә ИНПО курсларында булдым һәм шул ук елны укытучы буларак - II, ә җитәкче буларак I квалификацион категориягә аттестация үттем.
10.03.2005 - 26.08.2005 район информацион методик кабинетында математика, физика һәм информатика укытучыларының методисты булып эшләдем.
2005 нче елның сентябрь аеннан кабат Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенә эшкә кайттым.
2007 нче елда I квалификацион категориягә аттестация үттем.
2009 -2017 нче елларда Аккүз мәктәбе белән беррәттән Югары Яхшый мәктәбендә дә информатика фәненнән балаларга белем һәм тәрбия бирдем.
2010 нчы елда "Үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен" Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының мактау кәгазе белән бүләкләндем.
2011 нче елда Район башкарма комитетының мактау грамотасына, 2012 нче елда "Информатика өлкәсендә иң яхшы укытучы" грантына ия булдым. 2014 нче елда информатика укытучысы буларак югары квалификацион категориягә аттестация үттем. 2017-2020 нче уку еларрында Аккүз-Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә математика-информатика фәненнән балаларга белем һәм тәрбия бирдем. 2017, 2019 нчы еларда Татарстан Республикасының "Оста мөгаллим" грантларына ия булдым. 2019 нчы елда кабаттан югары квалификацион категориямне расладым. Һәрдаим белем күтәрү курысларында белемемне арттырам. 2020 нче елда Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләндем. 2020 нче елда Татарстан Республикасының "Туган телдә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә ярдәм" грантына ия булдым. 2022 нче елда Актаныш мәгариф идарәсенең "Рәхмәт хаты", "Мактау грамотасы" белән бүләкләндем. ВИДЕОЯЗМА
|