МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



02.12.11 
Рамка с уголками
Мәгариф һәм фән министрлыгының, 2011 нче елның 25 нче ноябрендә чыгарылган боерыгы нигезендә, 2011 нче елның 5 нче декабреннән 2012 нче елның 30 нчы гыйнварына кадәр V нче Республика мәгариф учреждениеләренең сайтлар конкурсы уздырыла. Узган елгы конкурста безнең "Аккүз мәктәбе сайты" III дәрәҗә дипломга ия булган иде. Кызганычка каршы бу елгы конкурска сайтыбыз катнаша алмый, чөнки нигезләмәнең шарты буенча 2010-2011 уку елында россиякүләм, республика бәйгеләрендә җиңү, призлы урыннар яулаган сайтлар катнаша алмый, диелгән. Катнашучыларга уңышлар теләп калам!



01.12.11 
Рамка с уголками
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Актаныш районында эш сәфәрендә булды. Биредә ул төрле объектларны карады һәм җирле актив белән очрашты. Президентка “Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү” программасы буенча төзелгән шәхси торак йортларны күрсәттеләр. Җиңүнең 65 еллыгы урамында 25 кирпеч йорт төзелгән. 10 ветеран, фронтовикларның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре яңа торакка күчкән инде, якын арада тагын 7 ветеран яңа торакта яши башлаячак. Аннары Рөстәм Миңнеханов “Актаныш агрегат заводы” ЯАҖ эшчәнлеге белән танышты. Республика җитәкчесенә заводның һәм гомумән Актаныш районы уңышлары тәкъдим ителде, аннары предприятие эшчеләре белән аралашты. Эшчеләр заводта эшләү ошый, хезмәт хакы да яхшы дип белдерде. (Тулырак>>>) 
(Актаныш районы, 1 декабрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Чыганак:татар-информ
  

22.11.11 

Рамка с уголками
"Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр газетасы "Белем.ру" порталы белән берлектә чираттагы бәйгене - "Канатлы дустым ашханәсе" фотосюжетлар бәйгесен игълан итә. Әлеге бәйге аеруча табигать сөюче дусларыбыз күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз. Ул 1 декабрь көнне башланачак һәм кышның соңгы аенда аның нәтиҗәләре билгеле булачак. Бәйгедә I-XI сыйныф укучылары катнаша алалар. Чыганак: belem.ru







03.11.11 

Рамка с уголками
Бүген АИКБ "Татфонбанк" оештырган "Авылның 100 таланты баласы" акциясендә катнашкан укучыларның лауреатлары билгеле булды. Акциядә 43 районнан 825 укучы катнашып, шулар арасыннан иң-иң 100 ен жюри членнары сайлап алганнар. Акциядә җиңгән укучылар 1 ел дәвамында ай саен 1000 сум күләмендә акчалата премия, ә әлеге укучыларның уңышына зур өлеш керткән укытучылар кыйммәтле бүләк белән бүләкләнәчәк дип белдерә акцияне оешт ыручылар. Әлеге 100 укучы арасында безнең районнан да 5 укучының булуы куанычлы. Котлыйбыз сезне, укучылар! Алар: Шигабетдинова Регина Ансар кызы, Зәкиева Язилә Азат кызы, Фәттәхова Илсинә Илсур кызы, Шаехова Алмира Назыйм кызы, Хайбиев Лимар Рамил улы. Бүләкләү тантанасы 11 ноябрь көнне Казанда "Корстон" залында узачак. Тулырак мәгълүмат белән сылтама аша кереп таныша аласыз.


31.10.11 

Рамка с уголками
“Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында быел икенче мәртәбә үткәрелде.



26.10.11 
“Бу вәзгыять кабул итәрлек түгел”, - дип ассызыклады республика мәгариф һәм фән министры.Татарстанда бары тик 15 процент укучы гына тулысынча сәламәт, бу вәзгыять кабул итәрлек түгел. Бу хакта бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 23 утырышында “Гомум белем бирү мәктәпләрендә укучыларның сәламәтлеген кайгырту”га багышланган хөкүмәт сәгатендә белдерде. Республика мәгариф һәм фән министры белдергәнчә, сәламәтлекләре буенча балалар өч төркемгә бүленә. Беренчесенә тулысынча сәламәт балалар керә, алар 15 процент кына тәшкил итә. Икенчесенә - хроник авырулары булучылар, алар - 10 процент. Калган 75 процентны сәламәтлекләре белән тцрле проблемалары булган балалар тәшкил итә. Шәһәрдә һәм авылда яшәүче балаларның сәламәтлеге буенча күрсәткечләр охшаш диярлек, дип ассызыклады Альберт Гыйлметдинов. Тулырак...>>>
                           Чыгынак: (Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). 

21.10.11 
Бүген "Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең финалистлары билгеле булды. Бәйгенең финалына чыккан интернет-проектлар белән бәйгенең рәсми сайтына кереп танышырга мөмкин (http://konkurs.belem.ru). Бәйгенең экспертлары һәм жюри әгъзалары 41 проект арасыннан 29 эшне финалга сайлап алдылар. Әлеге финалистлар арасында бәйгенең лауреатлары да, призлы урыннар алучылар да, Белем Җәүһәрләре дә бар! Барлык финалистларны "Казан" милли-мәдәни үзәгендә 29 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә башланачак тантанада көтеп калабыз, дип хәбәр итә конкурс оештыручылары
Чыганак: belem.ru 

Страница:предыдущая|следующая
первая|последняя


        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free