 |
|
Баш бит
|
08.10.11
8 октябрь көнне район мәдәният сараенда "Укытучылар көне" уңаеннан бәйрәм тантанасы үтте. Бәйрәмнең беренче өлешендә укытучыларга РФ, РТ мәгариф һәм фән министрлыкларының мактаулы исемнәре, грамоталары тапшырылса, икенче өлештә исә ИлСАФ үз җырларын бүләк итте. Халыкара, республика бәйгеләрендә җиңүләргә ирешкән өчен мин бәйрәм тантанасында район башкарма комитетының мактау кәгазе һәм истәлек бүләгенә ия булдым. Бәйрәм фотоларын сылтама аша кереп карый аласыз.
|
|
|
08.10.11
Хөрмәтле "Белем җәүһәрләре - 2011" бәйгесе катнашучылары! Менә "Белем җәүһәрләре" II бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе дә ахырына якынлаша. Жюри әгъзаларының инде күбесе сайтлар белән танышып чыктылар һәм оештыру комитеты адресына нәтиҗәләрне юллаганнар. Бүләкләү тантанасы 29 октябрь көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узачак, дип хәбәр итә конкурс оштыручылары. (http://konkurs.belem.ru/node/76)
|
|
|
05.10.11
Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Зур хөрмәткә лаек бу эш авыр да, катлаулы да. Укучыларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы остаз булырга лаек. Кадерле коллегалар! Эшегездә энергия, укытучыларыгыз белән уртак тел табуны һәм укытучы һөнәренә тугры калуыгызны телим. Һәрчак һәм бар җирдә сезгә уңыш юлдаш булсын!” Кадерле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез.
|
|
|
30.09.11
«Татнет йолдызлары» («Tatnet yoldizlari») интернет-проектлар бәйгесе чынлап та зур үзгәрешләр һәм яңартулар кичерә. Кичә, 29 сентябрь көнне, Татмедиа агентылыгында узган киңәшмәдә бәйгене оештыручылар "Татнет йолдызларын" яңа югарырак дәрәҗәгә күтәрү буенча фикер алыштылар.
|
|
|
29.09.11
1 сентябрьдән Татарстанда укытучыларның хезмәт хакы 30% ка күтәреләчәк. Хәзер Татарстанда уртача хезмәт хакы 10446 сум, дип хәбәр итә "Безнең гәҗит" газетасы.
|
|
|
23.09.11
"Татнет йолдызлары" бәйгесе ел саен үткәрелә. Анда татар дөньясына багышланган интернет-проектлар катнаша. Әлеге бәйгенең быелгы үзенчәлекләре хакында оештыручыларның берсе Раил Гатауллин белән сөйләшәбез, дип яза "Азатлык" радиосы үз сайтында.
|
|
|
23.09.11
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт 2012 елда үтәчәк бердәм дәүләт имтиханының түбән чиген игълан итте. Рус теленнән мәҗбүри имтиханда укучылар, ким дигәндә, 36 балл, математикадан - 24 балл җыярга тиеш була.
|
|
 |
|
|
 |
|