МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



07.06.12 
Рамка с уголками
31 майда мәҗбүри рус теле БДИнан куып чыгарылган укучыларга имтиханны яңадан тапшырыга рөхсәт биреләчәк. Бу хакта бүген Казанда журналистлар белән әңгәмәсендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте. Исегезгә төшерик, 31 майда имтиханда кәрәзле телефон һәм шпаргалка кулланган өчен 16 Татарстан укучысы БДИнан чыгарып җибәрелгән иде. ТР Арча районында имтиханнан күчергән өчен 4 укучы, Азнакай – 4, Актаныш – 2, Буа – 1, Кукмара -1, Мөслим - 3, Теләче – 1 укучы куып чыгарылган иде. Аннан алда яңадан имтиханны тапшыру хокукын югалтып, тарих, биология һәм информатика буенча БДИнан 12 кеше куып чыгарылды. Данил Мостафин белдерүенчә, Дәүләт имтихан комиссиясе карары нигезендә 16 укучының да рус теленнән БДИ нәтиҗәләре бетерелде, һәм аларга 20 июньдә яңадан имтиханны тапшыру мөмкинлеге бирелә. “Без тиз арада Дәүләт имтихан комиссиясе утырышын үткәрергә мәҗбүр булдык. Чөнки укучылар телефон һәм шпаргалкалардан файдалана алмадылар, ә факт бары тик билгеләнгән иде. Алар барысы да кисәтелгән, һәм әгәр дә мондый хәл тагын кабатланса, аларга карата иң кырыс чаралар күреләчәк, - дип белдерде Данил Мостафин.    >>>Тулырак>>>


16.05.12 
Рамка с уголками
16 май көнне XVI республикакүләм «Яшь программист-2012» бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйгенең 1 нче турында районда 20 укучы үз проектлары белән катнашып, I-II урын алган 8 укучының эшләре бәйгенең 2 нче читтән торып үткәрелүче республика бәйгесенә җибәрелде. Нәтиҗәдә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле Актаныш 2 санлы мәктәбеннән 11Б сыйныф укучысы Илнур Гимазов (Укытучысы Гөлнар Малик кызы Гилязова), Актаныш 1 санлы мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Эльвина Гатауллина (Укытучысы Гөлнара Дилшат кызы Ялалова) Аккүз төп мәктәбеннән 5, 8 сыйныф укучылары Хисамова Ралина, Ильясов Риназларның (Укытучылары Дилүс Мирзасалих улы Шәвәлиев) проектлары жюри тарафыннан уңай бәяләнеп 3 нче турга катнашырга лаек дип табылды. Югарыда әйтеп үтелгән укучылар һәм аларның фәнни җитәкчеләре 10-16 майга кадәр Казан шәһәренең “Байтик” лагеренда булып кайттылар.   >>>Тулырак>>>


02.05.12 

   Tатар халкы, республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Бүген 77 нче яшендә күренекле татар драматургы, прозаик, публицист, һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин вафат булды. Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. 1961-1964 елларда Минзәлә драма театрында актер булып эшли, бер үк вакытта драматургия белән шөгыльләнүен дәвам итә. 1962 елда Минзәлә драма театрында аның “Безнең авыл кешеләре” комедиясе куела. Шул ук елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аның “Азат” пьесасы буенча спектакль сәхнәләштерелә. 1964-1967 елларда ул Казан телестудиясендә эшли, бер үк вакытта “Чаян” журналының әдәби хезмәткәре була. 1968 елдан профессиональ нигездә әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. 1984-1989 елларда - ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе. >>>Тулырак>>>


23.04.12 

   ...Шуңа күрә дә илебездә 1988 елдан бирле үткәрелеп килә торган зур бәйгенең быелгысын – 24 нчесен уздыру хокукына нәкъ менә башкалабыз Казан ия булды. Өлкән сыйныф укучыларының информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасына 64 төбәктән 239 яшүсмер килде. - Үзенең IT паркы белән дөньяга танылган, бөтен укытучыларын илдә беренчеләрдән булып ноубтуклар белән тәэмин иткән Татарстан бүген һәммәсенә дә үрнәк булып тора, - диде олимпиада барышын карарга килгән РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Максим Дулинов. Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узды. >>>Тулырак>>>


20.04.12 

   Мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллану буенча сәләтле балаларны ачыклау һәм барлау максаты белән, Мәгариф һәм фән министрлыгының 2011-2012 нче уку елына планы нигезендә, 2012 нче елның 4 апреленнән 16 апреленә кадәр вакыт аралыгында "Яшь программист" XVI Республикакүләм конкурсының район этабы уздырылды. Конкурсның темасы: "Тарих елы" һәм ул 5 номинациядән гыйбарәт иде: 
 - Программалардан торган проектлар; 
 - Web-сайтлар; 
 - Компьютерда эшләнгән презентация; 
 - Компьютерда эшләнгән сәнгать эше; 
 - Ирекле программалар кулланып эшләнгән эшкәртмәләр. Минем ике укучым: 5 сыйныф укучысы Хисамова Ралина "Web-сайт" номинациясендә I урынга, 8 сыйныф укучысы Ильясов Риназ "Презентация" номинациясендә II урынга лаек булды һәм эшләре Республика конкурсына җибәрелде. "Яшь программист" район конкурсы нәтиҗәләре турында боерык.


19.04.12 

21 апрельдә Казан беренче тапкыр “Тоталь диктант” бөтенроссия флешмобына кушылачак. Халыкның грамоталылыгын һәм рус телендә язу культурасын үстерү чарасы Казан илкүләм фәнни-тикшеренү техник университеты-КАИ, 75 нче гимназия базасында, Татар Дәүләт опера һәм балет академия театры янында - Пушкин һәйкәле янәшәсендәге мәйданда үткәреләчәк. Диктант республика җәмәгатьчелеге арасында мәктәпләрдә рус һәм татар телләрен укытуның торышына бәйле кызу бәхәсләр дәвам иткән чорда уза. Билгеле булганча, бу уңайдан көчле дискуссияләр алып баручы җәмәгатьчелек вәкилләренең бер өлеше мәктәпләрдә рус теленә каралган сәгатьләрне арттырырга кирәк дип белдерә, икенчеләре, киресенчә, татар теле позициясен ныгытырга кирәк, ди. Бәхәсләр Дума һәм РФ Президенты сайлаулар алдыннан аеруча куерган иде. ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов моны аерым бер даирәнең сәяси максатларны күздә тотуы, шәхси амбицияләрен канәгатьләндерергә теләп, танылырга теләү омтылышы дип бәяли. Ул бу хактагы фикерләрен бүген “Татар –информ” мәгълүмат агентлыгы һәм “Беренче канал” журналистларына биргән интервьюсында да җиткерде.    >>>Тулырак>>>


17.04.12 

Быел августның 15ләрендә файдаланылышка тапшырылып, киләсе уку елыннан Татарстан башкаласы Казанда, ил күләмендә беренче булып, IT-лицей-интернат ачылачак. Барлыгы 360 кына (һәр класста 12шәр) сәләтле баланы 11 нчене тәмамлаганчы укытырга алыначак IT-лицей-интернат аларны Казан (Идел буе) федераль университетына, РФның инженерлар әзерли торган югары уку йортларына кереп уңышлы укуга әзерлек мәйданчыгы булачак. Ләкин биредә IT өлкәсендә үсешнең стратегик юнәлешләре исәпкә алыначак.    >>>Тулырак>>>




        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free