 |
|
Баш бит
|
31.01.12
Рамка с уголками
Февраль аенда Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә республиканың дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт ала. Бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туган телне өйрәтүдә яңа алымнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр ителде. ТР Хөкүмәте йортында узган чараны ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Очрашуның башында ТР Хөкүмәте башлыгы фикер алышына торган теманың әһәмиятен билгеләп үтте. “Безгә тиз арада балалар бакчаларына йөрүчеләргә әлеге телләрне өйрәнү мөмкинлеген бирергә кирәк. Бу байлык кына түгел, балалар кайчагында мәктәпләрдә дәүләт телләрен өйрәнгәндә кичерә торган кыенлыклар алар өчен җиңелрәк узсын өчен мәктәп, югары уку йортларында белем алу этабы өчен яхшы старт та”, - диде И.Халиков.
Аның сүзләренә караганда, балаларның чираттагы методика буенча шөгыльләнүләре генә түгел, беренче чиратта, моның сабыйларның үзләренә дә кызыклы булуы мөһим. И.Халиков ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә, заманча технологияләр заманында, мультимедиа чараларын һәм Интернет мөмкинлекләрен активрак файдаланырга кирәк. >>>Тулырак>>>
|
|
|
30.01.12
Рамка с уголками
2012 ел – татар халкының милләт буларак оешуына, дин-ислам юлына чыгуына сәбәпче булган зур тарихи вакыйгаларның юбилейларына бай ел. 2012 елга шулай ук милләтебез тарафыннан кичерелгән фаҗигале чорларның да кайгылы көннәре туры килә. Татар халкы үзенең бөек тарихын, шул тарихтагы табышларын һәм югалтуларын онытмасын өчен, яңадан шул бөеклегенә омтылсын, үз бәйсез дәүләтен торгызырлык рухи көч, иман ныклыгы алсын өчен, без кабат бу тарихны милләтнең исенә төшерәбез:
Быел Төрки каһанлык төзелүгә 1460 ел тула. 552 елда Тумын каһан нигез салган бу төрки-татар дәүләте Кытайдан Кавказга кадәр ил-җирләрне били, 742 елга кадәр яши, бөтен Евразия киңлегендә төрки-татар мәдәниятен тарата, тарихта беренче рәсми татар дәүләте булып санала.
>>>Тулырак>>>
|
|
|
30.01.12
Рамка с уголками
Казан мэры Илсур Метшин 26 гыйнвар көнне башкалада «Муниципаль мәктәпләрне капиталь төзекләндерү – 2012-2014» дип аталган программаны гамәлгә ашыру юнәлешенә старт бирде. Программада каралганча, мәктәп биналарының түбә-түшәмнәрен төзекләндерәчәкләр, эчке инженерлык коммуникация чараларын яңартачаклар, ишек-тәрәзәләрне алыштырачаклар.
Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез, капиталь төзекләндерү программасына файдалану вакыты утыз елдан арткан барлык мәктәпләр дә кертелде. Шундый мәктәпләрнең берсен – Идел буе районындагы 78 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен Илсур Метшин капиталь төзекләндерү программасына старт биргән көнне үк барып күреп кайтты. >>>Тулырак>>>
|
|
|
26.01.12
Рамка с уголками
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Казан дәүләт медицина университеты интернатурасы һәм ординатурасын тәмамлаучылар белән очрашты. Уку йортының актлар залында узган очрашуда министрлыктан вәкилләр, КДМУ ректоры Алексей Созинов, республика муниципаль берәмлекләренең 14 Үзәк район хастаханәсе баш табиблары катнашты.
Очрашуның көн кадагына яшь белгечләрне авыл җирлекләрендә эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсе чыгарылды. Билгеле булганча, медицина югары уку йортларының чыгарылыш студентлары һәм яше 35 тән артмаган, 2011-2012 нче елларда авыл районнарына кайтып эшләүчеләргә федераль казнадан 1 миллион сум күләмендә компенсация биреләчәк. Моннан тыш, ТР Министрлар Кабинеты торак шартларын яхшыртуга авыл табибларына 100 мең сум күләмендә өстәмә акча да түләячәк. >>>Тулырак>>>
|
|
|
25.01.12
Рамка с уголками
25 гыйнвар - Россия студентлары көне. Ул һәр елны кышкы сессия тәмамланганнан соң, «Татьяна көне» исеме астында билгеләп үтелә.
Борынгы заманда Татьяна көне — Татиана Римская исемле, тормышында зур җәфа һәм газапларга дучар ителгән каһарман хатын-кызны искә алу уңаеннан үткәрелгән. Һәм менә 1755 елда патшабикә Елизавета Петровна Мәскәү университетын ачу турында Указга кул куйгач, «Татьяна көне» университетның туган көне буларак бәйрәм ителә башлый, ә Татиана Римская исә барлык студентларны яклаучы изге буларак санала башлый. 2005 елдан башлап 25 январь рәсми рәвештә «Татьяна көне», ягъни Россия студентлары көне, дип игълан ителә.
|
|
|
25.01.12
Рамка с уголками
24 нче гыйнвар көнне танылган шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, җәмәгать эшлеклесе Равил Бохараевның вакытсыз вафат булуы хакында хәбәр килеп иреште.
Равил Рәис улы 1951 елның 18 октябрендә Казанда танылган татар галиме Рәис Бохараев гаиләсендә туа. 1974 елда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын, 1977 елда теоретик кибернетика буенча Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасын тәмамлый. 1977 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1990 елдан Лондонда яши һәм эшли. 1992-2007 елларда - «Би-би-си» хезмәткәре.
Узган елның 18 октябрендә Казанда шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, драматург, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Равил Бохараевка 60 яшь һәм аның иҗат эшчәнлегенә 40 ел тулу уңаеннан шигърият бәйрәме булды. Бу кичәдә аңа кешелекне берләштерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Берләшкән Милләтләр Оешмасының Бердәмлек ордены тапшырылды. Юбилярга бүләкне танылган сәясәтче һәм дипломат Василий Лихачев тапшырды.
2010 елның сентябрь һәм октябрь айларында “Татар-информ” агентлыгы видеостудиясендә Равил Бохараев катнашында “Төньяк ислам турында әңгәмәләр” тематик циклы үткәрелде. >>>Тулырак>>>
|
|
|
24.01.12
Рамка с уголками
21 январь көнне Актаныш Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты белән Австралия татарлары арасында видеоконференция режимында сөйләшү, очрашу үткәрелде. Сәгать дәвамында барган чарада гимназия укучылары үзләре белән, Актаныш җирлеге, мәктәп тормышы белән таныштырдылар.
Үз чиратында Австралиядә яшәүче милләтәшләребез үз тормышлары турында сөйләделәр. Алар арасында Казан татарлары да, кытай, үзбәк, япон, гарәп татарлары да бар иде.Туган телләрен саклау максатыннан, ял көннәрендә укулар, җыеннар, җәйге сабантуйлар, татар җырчылары, язучылары, күренекле эшлеклеләре белән танышып барулары, алай гына да түгел, Татарстанга берничә тапкыр эш визитлары белән килүләре турында сөйләделәр.Шундый сәфәрләренең берсендә Актаныш якларында да булулары, аның табигате, кунакчыл халкы турында иң җылы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Читтә яшәүләренә карамастан, аларның туган телебездә иркен аралашулары сокландырды безне.
Гимназия укучылары Искәндәр һәм Исламның моңлы җырлары, Газизнең баянда дәртле уйнавы ерак милләттәшләребезгә бик ошады.Ә очрашу һәр ике якның бергәләп “Туган тел” җырын сузуы белән тәмамланды. Гимназия коллективы да, һәм Австралиядә яшәүче милләттәшләребез дә мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк дигән теләктә калды. Чыганак: "Актаныш мәгълүмат сайты"
|
|
 |
|
|
 |
|