 |
|
Баш бит
|
05.02.12
Рамка с уголками
Укучылар саны аз мәктәпләрне яшәтү яки ябу проблемасы Актанышта ничек куелган, чишелеш юллары бармы? – шушы сорауларга җавап эзләп, районыбызга “Яңа гасыр” каналының "Семь дней” тапшыруыннан журналистлар килгән иде. Районыбыз хакындагы сюжет эфирга 22 январь көнне чыкты. >>>Тулырак видеоязмада>>>
|
|
|
05.02.12
Рамка с уголками
Татарстанда 2012 елда капремонт ясалырга тиешле 154 гомуми белем бирү мәктәпләр исемлеге расланган. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин видеоконференция режимында узган Татарстанда “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды” һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлау Законын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсендә белдерде.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда республика Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство, ТР муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.
Министр быел ТР гомуми белем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау буенча 3 еллык программа старт ала, анда республиканың барлык муниципаль берәмлекләр катнаша дип белдерде.
Быел 1 млрд. 548,5 млн. сумга 154 муниципаль мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. Программада 30 елдан артык элек төзелгән 780нән артык мәктәп катнашачак. >>>Тулырак>>>
|
|
|
04.02.12
Рамка с уголками
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган Татарстанда “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды” һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлау Законын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсендә агымдагы елның май аенда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруны башларга йөкләде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, капремонт үткәрелә торган мәктәпләрдә укучыларга язгы каникулларсыз укуны дәвам итәргә туры киләчәк. “Барлык ремонт эшләрен май, июнь, июль, августта үткәрергә кирәк, өлгермәсәк сентябрьнең уртасына кадәр дәвам итәргә туры киләчәк. Көзге каникулларны да күчерергә була, - дип саный ТР башлыгы. – Шулай итеп, язгы һәм көзге каникуллар булмый. Ата-аналар белән очрашып барысын да аңлатырга һәм ризалыкларын алырга кирәк. Уку программасын берләштерү зарур, әмма уку процессы зыян күрергә тиеш түгел”. >>>Тулырак>>>
|
|
|
03.02.12
2012 елда Татарстан мәктәпләре, кәгазь сыйныф журналларыннан баш тартып, тулысынча электрон журналларга күчеп бетәчәк. Бүген бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә министр Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте. Билгеле булганча, республика педагогларына, ноутбуклар бирелү белән, электрон журналларны да, моңарчы булганнарын да тутыру бурычы куелды һәм аларга авыр йөк булып ятты.
“Татарстан - бу елда тулысынча электрон журналларга күчеп бетү турында карар кабул иткән РФнең бердәнбер төбәге”, - дип белдерде министр. Утырышта катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков әлеге мәсьәләнең хокукый яктан хәл ителеше белән кызыксынды.
Альберт Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, моңа кагылышлы боерык чыккан һәм Юстиция министрлыгында теркәлгән, экспертизалар узган. >>>Тулырак>>>
|
|
|
03.02.12
Рамка с уголками
Татарстанда 2011 ел ахырында укытучыларның хезмәт хакы беренче тапкыр төбәктәге икътисад буенча уртача эш хакыннан артып киткән. Бүген бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык коллегиясендә министр Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, “Киләчәк” программасы кысаларында укытучыларның хезмәт хакын арттыру буенча эш алып барылган. Шулай ук грант программалары тормышка ашырыла. Болар барысы да педагог һөнәренең абруен күтәрү өчен эшләнә.
Министр китергән мәгълүматлар буенча, узган елның дүртенче кварталында республика укытучыларының хезмәт хакы 17 мең 851 сум тәшкил иткән.
Альберт Гыйльметдинов залда утыручыларга Татарстан укытучыларының хезмәт хакы нинди компонентлардан аңлатып үтте. Зур хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең эш хакы грант, кызыксындыру һәм төп өлештән тора. “Грантларны уннарча һәм йөзләрчә генә түгел, меңләгән кеше ала”, - дип, ул грантлар аркасында укытучыларның хезмәт хакы икътисад буенча уртача эш хакыннан артып китүен раслады. >>>Тулырак>>>
|
|
|
03.02.12
Рамка с уголками
2012 елда укытучылар өчен «IT-укытучы» дип аталган яңа грант проекты эшли башлаячак. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә министр Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте. Моның өчен бәйге нәтиҗәсендә меңләгән укытучы сайлап алыначак. Алар үз мәктәпләрендә мәгълүматлаштыру программасы өчен җавап бирәчәк.
“Мәгариф тармагын мәгълүматлаштыруга бик зур чыгымнар тотылды. Хәзер боларның тулы канлы эшләве кирәк. Ә моны һәр мәктәптә үз эшенең остасы булган профессионалларның хезмәт куюы зарур”, - диде министр.
Моннан тыш, быел “Киләчәк” стратегиясе кысаларында “Мастер-класс” проекты да эшләп китәчәк.
Бу нисбәттән министр укытучыларны әзерләү һәм белем күтәрү системасының яңача корылырга тиешлеген билгеләп үтте.
Бүген коллегия вакытында шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Дәресләрдән соңгы мәктәп”, “Мәктәбем сәламәтлеге” кебек яңа проектлар, “Уңыш дәресләре” дип аталган факультатив нигездәге предмет турында сөйләп үтелде.
|
|
|
31.01.12
Рамка с уголками
Якын көннәрдә Россиянең Европа өлешендә һаваның тагын да салкынаюы көтелә.
Кар диңгезе зонасыннан килгән салкын арктик һава Россиянең 51 субъектына, шул исәптән Идел буе өлкәсенә дә килеп җитәчәк. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температура 30 градуска, кайбер урыннарда 34кә кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар. Ә көндезләрен термометр баганасы 20-25 градус салкынлыкны күрсәтәчәк.
Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мондый суык чорда куркынычсызлык чараларын күрергә кирәклеге турында кисәтә. Табиблар исә, салкынга чыгып туңмас һәм өшемәс өчен, урамга кирәк булганда гына чыгарга, чыккан очракта да анда озак булмаска, тукталышларда тик басып тормаска, актив хәрәкәтләнергә киңәш итә. Җылы итеп, өс киемен берничә кат кигәндә туңмассыз, аякларыгызга йон оекбашлар, кулларыгызга җылы бияләйләр киегез. Битегез агарганын сизсәгез, аны кар белән ышкырга ярамый, шул урынга җылы бияләегезне куеп торыгыз. >>>Тулырак>>>
|
|
 |
|
|
 |
|