 |
|
Баш бит
|
29.07.11
Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең секция утырышы графигы бүгенгә билгеле. Фәннәр буенча секция утырышлары 12 нче августан 19 нчы августка кадәр 6 көн дәвамында районның 19 мәктәбендә үтәчәк. Инфоматика укытучыларының секция утырышы 18 нче августка И.И.Шәрипов җитәкчелегендә безнең Аккүз мәктәбенә билгеләнгән. Башка фәннәрнең кайда үтүе хакында сылтама аша тулырак таныша аласыз.
|
|
|
22.07.11
Шушы көннәрдә Наил Табанаковның "Мин югалттым сине яратып" исемле DVD дискасы дөнья күрде. Комплектта, өстәмә бүләк булып, Наилнең 10 өр-яңа җырлары урын алган CD дискасы да тәкъдим ителә. Әлеге комплектта, ике дискта да, "Очрый калсаң юлларымда " дигән минем тәүге җырларымның берсе урын алды. Бу җырның видео язмасын "Минем иҗат" бүлеге аша кереп карый аласыз. Үз фикерләрегезне калдырырга да онытмагыз!!!
|
|
|
19.07.11
18 нче июль көнне, "Татнет йолдызлары - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе старт ала. http://tatar.su адресы буенча бәйгенең яңа сайтына кереп Сез бәйге турында тулырак мәгълүмат ала һәм аның нигезләмәсе белән таныша, бәйгедә катнашу өчен гариза тапшыра аласыз.
|
|
|
18.07.11
Хөрмәтле сайт кунаклары минем сайтта "МИНЕМ ИҖАТ" бүлеге эшли башлады. Әлеге бүлектә сез үзем иҗат иткән шигырьләр белән таныша аласыз. Үз фикерләрегезне калдырсагыз мин тагын да шат булыр идем. Ихтирам белән Дилүс.
|
|
 |
|
|
 |
|