 |
|
Баш бит
|
05.10.12
Рамка с уголками
Бүген Халыкара Укытучылар көне уңаеннан Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында оештырылган бәйрәм чарасында безнең районнан мәгариф бүлеге җитәкчесе В.М.Салихов белән берлектә 8 укытучы катнашты. Әлеге бәйрәм тамашасыннан фотоларны сылтама аша күрә аласыз. (Д.М.Шәвәлиев фотолары). Мөгаллимнәр алдында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Сезне әлеге искиткеч бәйрәм белән котларга рөхсәт итегез. Бу бәйрәм безнең өчен чын-чынлап кадерле. Уку дәверендә укытучылар газиз кешеләребезгә әверелә. Укытучы булыр өчен табигатьтән бирелгән сәләт булырга тиеш. Сезнең һөнәрегезне башкалар белән чагыштырып булмый, яңа буын язмышы сезнең кулда. Фидакарь хезмәтегез, бертуктаусыз эзләнүегез белән сез иртәгәге көнгә ныклы нигез саласыз. Сезнең белән балаларыбыз фәннең яңа офыкларын ачып, гыйлем дөньясында гизә, мәгариф тармагы ныклы лидерлык позицияләрен иярли. Сезнең һәркайсыгыз югары исемнәргә һәм олы хөрмәткә лаек”, - дип мөрәҗәгать итте Энгель Фәттахов мөгаллимнәргә. “Теләсә-кайсы укытучының бәхете – үз укучысының олы җиңүен, уңышларын, максатка омтылучанлыгын күрү. Сезгә бәхет, сәламәтлек, сабырлык, шатлык-куанычлар, яңа һөнәри уңышлар телим”, - дигән теләкләрен җиткерде министр. >>> Тулырак >>>
|
|
|
05.10.12
Рамка с уголками
Хөрмәтле хезмәттәшләрем!
Сез һәрчак сабыр, чыдам булдыгыз яхшылыклар гына эшләдегез. Балаларга кылган изгелекләрегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, сәламәтлек, хәерле гомерләр телим. Җылы сүзләремне, изге теләкләремне шигъри юллар аша җиткерәсем килә. Ак кәгазьдәй сабый күңеленә Язмышларны башлап яздыгыз, Өмет тулы күпме күзләргә сез Яшәү чаткылары салдыгыз. Кайгыртып гел кеше кайгыларын Безнең янәшәдә эшлисез. Ходай сезгә озын гомер бирсен. Рәхмәт Сезгә, чып-чын кеше Сез!
|
|
|
03.10.12
Рамка с уголками
Информатика укытучылары өчен сайтымда яңа материал урнаштырылды. Ул - И.Г.Семакин "Информатик һәм МКТ" дәреслеге буенча 8, 9, 10 класслар өчен "Көндәлек дәрес планнары". Яңа материалны аңлатканда һәр дәрестә диярлек презентацияләр, видеодәресләр (авторы:Д.Тарасов), YouTube-дан күчермәләп алынган видеороликлар, биремнәр һәм практик эшләрдән торган карточкалар архивы кулланыла.Дәрес планнарын төп менюдагы "Информатика" бүлеге аша яки әлеге сылтама аша күчеп танышырга, күчермәлп алырга мөмкин.
|
|
|
02.10.12
Рамка с уголками
Бүген Актаныш муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-Министры И.Халиков, муниципаль район Башкарма комитет җитәкчесе, аның урынбасарлары, оешма җитәкчеләре, хуҗалык рәисләре, район Советы һәм башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре, район прокуроры, район суды рәисе, район Советының 50 депутатыннан 47 депутат, шулай ук, Президент аппараты һәм Министрлар кабинетының, Дәүләт Советының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: 1. Башка эшкә күчү сәбәпле, Актаныш муниципаль район Башлыгы, муниципаль район Советы рәисе һәм район Советы депутаты вазыйфаларын вакытыннан алда туктату турында; 2. Муниципаль район Башлыгы вазыйфаларын башкаруны йөкләү турында; 3. “Актаныш муниципаль районының почетлы гражданины” исемен бирү турында.
>>>Тулырак >>>
|
|
|
02.10.12
Рамка с уголками
Бүген ТР Актаныш муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясендә район башлыгы вазыйфасын башкаручы сайланган. Ул – Фаил Камаев. Моңа кадәр ул Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе иде.
ТР Актаныш районы башлыгы вазыйфасын башкаручыны ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Ул Ф.Камаевка шундый җаваплы урында уңышлар теләде һәм, теләк буларак, традицияләрне сакларга һәм район үсеше, чәчәк атуы өчен эшләргә киңәш бирде.
Исегезгә төшерик, 1998 нче елдан районны җитәкләгән Энгель Фәттахов кичә ТР фән һәм мәгариф министры итеп сайланды. Бүген сессиядә аңа карата бик күп яхшы сүзләр яңгырады. ТР Премьер-министры Энгель Фәттаховка республика Президентының Рәхмәт хатын тапшырды, ә район депутатлары аңа “Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданины” статусын бирделәр. >>>Тулырак >>>
|
|
|
01.10.12
Рамка с уголками
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының яңа мәгариф һәм фән министрын тәкъдим итте.
Хөкүмәт җитәкчесе ТР Президентының ТР Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләү турындагы Указын укыды. Традиция буенча яңа билгеләнгән министрга портфель һәм значок тапшырылды.
Энгель Фәттахов укытучылар гаиләсеннән, шуңа күрә әлеге тармакның нечкәлекләрен яхшы аңлый, дип белдерде Илдар Халиков. “Эньгель Фәттаховка чын күңелдән яңа вазыйфада уңышлар телим. Элеккеге эшендә алган административ тәҗрибә, кешеләр белән эшли белү кебек сыйфатлары биредә дә тулысынча ачыла алуына шигем юк”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Премьер-министр министрлыкның элеккеге җитәкчесе эшен дә игътибарсыз калдырмады. Аның сүзләренә караганда, үз вакытында Альберт Гыйльметдинов керткән яңалыкларны күпләр кабул итә алмады. Әмма хәзер укытучыларның хезмәт хакын арттыру, квалификация күтәрү мөмкинлекләре, мәктәпләрне җиһазлау һ.б. кебек гамәлгә куелган җитди үзгәртүләр хуплана.
“Бүген бездәге мәгълүматлаштыру һәм аның өчен шартлар булдыру дәрәҗәсе белән илнең бер генә төбәге генә түгел, ә кайбер дәүләтләр дә мактана алмый”, - дип белдерде Илдар Халиков һәм Альберт Гыйльметдиновка, министрлык командасына яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде. >>>Тулырак >>>
|
|
|
28.09.12
Рамка с уголками
Бүген иртәнге 5тә Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин театры актеры Хәлил Мәхмүтов якты дөньядан китеп барды. Хәлил абый озак вакыт авырган иде. Кызганыч, авыруын җиңә алмады. Туганнары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Хушлашу иртәгә 29 сентябрьдә 10да Тинчурин театры бинасында.
Хәлил Мәхмүтов 1939 елның 10 мартында Мамадыш районы Катмыш авылында туган.
Төп рольләре: Туктаров – Т.Миңнуллин «Үзебез сайлаган язмыш», Малик – И.Юзеев «Кыр казлары артыннан», Хәйретдин – Ф.Бурнаш «Яшь йөрәкләр», Иртуган – Т.Миңнуллин «Без бит авыл малае», Күрән би – Н.Фәттах «Итил суы ака торур», Кәрим – Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи «Башмагым», Николай Александрович – К.Тинчурин «Сакла, шартламасын!» һ.б. Чыганак: "Матбугать.ру"
|
|
 |
|
|
 |
|