МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



05.10.12 РЕСПУБЛИКАДА "УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ"

Бүген Халыкара Укытучылар көне уңаеннан Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында оештырылган бәйрәм чарасында безнең районнан мәгариф бүлеге җитәкчесе В.М.Салихов белән берлектә 8 укытучы катнашты. Әлеге бәйрәм тамашасыннан фотоларны сылтама аша күрә аласыз. (Д.М.Шәвәлиев фотолары). Мөгаллимнәр алдында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Сезне әлеге искиткеч бәйрәм белән котларга рөхсәт итегез. Бу бәйрәм безнең өчен чын-чынлап кадерле. Уку дәверендә укытучылар газиз кешеләребезгә әверелә. Укытучы булыр өчен табигатьтән бирелгән сәләт булырга тиеш. Сезнең һөнәрегезне башкалар белән чагыштырып булмый, яңа буын язмышы сезнең кулда. Фидакарь хезмәтегез, бертуктаусыз эзләнүегез белән сез иртәгәге көнгә ныклы нигез саласыз. Сезнең белән балаларыбыз фәннең яңа офыкларын ачып, гыйлем дөньясында гизә, мәгариф тармагы ныклы лидерлык позицияләрен иярли. Сезнең һәркайсыгыз югары исемнәргә һәм олы хөрмәткә лаек”, - дип мөрәҗәгать итте Энгель Фәттахов мөгаллимнәргә. “Теләсә-кайсы укытучының бәхете – үз укучысының олы җиңүен, уңышларын, максатка омтылучанлыгын күрү. Сезгә бәхет, сәламәтлек, сабырлык, шатлык-куанычлар, яңа һөнәри уңышлар телим”, - дигән теләкләрен җиткерде министр.
“Мәгариф тармагында күп кенә реформалар барса да, безнең максат бер – үсеп килүче буынга, аның тормыш таләпләренә җавап бирә алырлыгын кайгыртып, фәннәрнең төп нигезләрен бирү. Икенчедән, балалар тәрбиясендә катнашырга, өченчедән, сәламәт бала тәрбияләргә тиешбез. Нинди генә реформаны алсак та, аның нигезендә укытучы ята. Укытучы ул һәрвакыт тормышның әйдәп баручысы булды”, - дигән фикердә Энгель Фәттахов. Аның сүзләренә караганда ул шулай ук укытучы гаиләсеннән.
“Соңгы елларда укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү буенча республика, ил тарафыннан күләмле эшләр башкарыла. Бу матди яктан да, мораль яктан да тоела. Моның белән сокланырга, горурланырга кирәк. Күркәм эшләр белән ил җитәкчелеген сөендерү мөһим”, - дип белдерде министр. “Киләчәктә сезнең белән бер команда булып, бер йодрыкка тупланып, тармак алдындагы бурычларны җиңеп чыгарга язсын”, - дип җөпләде чыгышын Энгель Фәттахов.
Министр Ютазы муниципаль районының “Карлыгач” Иске Уруссу балалар бакчасы тәрбиячесе Зира Кашаповага, Казанның Идел буе районының ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар һәм ятимнәр өчен белем бирү учреждениесе директоры Анна Степановага, Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучысы Линар Заһидуллинга РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы тапшырды.
Энгель Фәттахов Сарман муниципаль районының аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 1 нче Җәлил урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Илсөяр Бәдретдинованы, Тәтеш районы Олы Тархан урта мәктәбенең информатика укытучысы Җәүдәт Рәхмәтуллинны “ТР мәгарифендәге казанышлар өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләде.
Чыганак: "Татар-информ"


        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free