|
|
Гаризаны тапшырганнан соң, бер ай дәвамында бушлай җир кишәрлеге алу өчен кирәк булган документларны муниципаль берәмлекләрнең шушы эш белән шөгыльләнү өчен вәкаләтле булган органнарына илтеп тапшырырга кирәк.
Бүгеннән Татарстанда күп балалы гаиләләр, бушлай җир кишәрлекләре алу өчен, электрон чиратка языла ала. Моның өчен Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында махсус баннер барлыкка килде. Гаризаны да шушы баннер эчендәге бүлектә тапшырырга мөмкин. Гаилә шулай итеп электрон чиратка куела, махсус номер бирелә. Гаризаны тапшырганнан соң, бер ай дәвамында бушлай җир кишәрлеге алу өчен кирәк булган документларны муниципаль берәмлекләрнең шушы эш белән шөгыльләнү өчен вәкаләтле булган органнарына илтеп тапшырырга кирәк. Әгәр бер ай эчендә документлар илтеп тапшырылмаса, электрон чираттагы номер юкка чыгарыла. Бу хакта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында узган, “Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү (муниципаль хезмәтне электрон рәвештә күрсәтү)” дип аталган семинарда министрның беренче урынбасары Айрат Нуретдинов хәбәр иткән иде. Әлбәттә, Интернет аша чиратка теркәлү гариза бирүнең бердәнбер юлы түгел, документларны турыдан-туры шушы эш белән шөгыльләнүче оешмаларга алып барып бирсәң дә була. Электрон хезмәт күрсәтү, үз чиратында, эшне бераз җиңеләйтү максатыннан эшләнә. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында гариза бирү генә каралмаган, җир кишәрлекләре бирү белән бәйле процессның барышын шушы бүлектә күзәтеп булачак. Билгеле булганча, бушлай җир кишәрлекләре 2011 елның 17 июненә (бу датада Федераль закон гамәлгә керде) 18 яшькә җитмәгән өч һәм аннан да күбрәк баласы (шул исәптән үги балалары, уллыкка алынганнары да) булган татарстанлыларга бирелә. Шул ук вакытта опека яки попечительлек вакыты чикләнмәгән яки балалар 18 яшькә җиткәнче булырга тиешлеге ассызыклана. Парламентарийлар, шулай итеп, опека яки попечительлек турындагы килешүне бер елга (яки аз гына вакытка) төзеп, өченче баланы үз максатларында файдалануга чик куя. Элек җир кишәрлекләрен йорт һәм дача төзү, гаилә үзләре яши торган йортлар астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү өчен файдаланып булса, хәзер исә шәхси хуҗалык алып бару, яшелчә яки җиләк-җимеш бакчасы үстерү өчен дә куллана ала. Җир кишәрлегенең мәйданы алты-егерме сутый булырга тиеш дип тәкъдим ителә. Мәйданны муниципалитетлар үзләре раслый. “ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” ТР Законы буенча җир кишәрлекләре күпбалалы гаиләләрнең теркәлгән урынына бәйле, ягъни тиешле шәһәр округы яисә муниципаль район территориясендә булырга тиеш. Шул ук вакытта, гражданнарның ризалыгы белән, җир кишәрлеге аларга шәһәр округы яисә муниципаль район милкендә булган һәм башка муниципаль берәмлекләр территориясендә урнашкан җирләрдән дә бирелергә мөмкин. Җир кишәрлекләре исемлекләре, гражданнарның ихтыяҗларын исәпкә алып, күчемсез мөлкәтнең дәүләт кадастры белешмәләре нигезендә ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә һәм Интернет челтәрендә урнаштырыла. Чиратка кертү турында карар бер ай дәвамында кабул ителергә тиеш. Җир кишәрлекләрен гаилә әгъзаларына милеккә бирү турындагы карар кабул иткәндә, барлык гаилә әгъзаларының бергә яшәве исәпкә алына. Җир кишәрлекләре, гражданнарны исемлекләргә керткәннән соң, бер елдан да соңга калмыйча, чират буенча бирелергә тиеш. Гражданнар тәкъдим ителгән исемлектән җир кишәрлеген сайлап алып, актка кул куя. Әгәр гаилә тәкъдим ителгән җир кишәрлегеннән өч тапкыр баш тартса, исемлектән төшереп калдырыла. Айрат Нуретдинов бушлай җир кишәрлекләрен бирү буенча ике реестр формалаштырылачагын хәбәр итте. Берсе, гаиләләр гариза биргәннән соң, муниципаль берәмлекләр алып бара торган реестр булса, икенчесе министрлык тарафыннан алып барыла. Министрлык бирелгән җир кишәрлекләре исәбен алып бара, бу бер гаилә берничә районда җир кишәрлеге алмасын өчен эшләнә. Чыганак: "Татар-информ"
|