 |
|
Баш бит
28.03.12 ОЛИМПИАДАЛАРДА ҺӘМ БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫНДА ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТКӘННӘР ӨЧЕН ПРЕМИЯЛӘР БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК
|
|
Федераль дәрәҗәдә “Сәләтле балалар” концепциясен эшләү дәвам итә. Ул көчле мәктәпләр, уңышка ирешкән укытучылар һәм талантлы балалар өчен өстәмә финанслар бүлеп бирүне күз алдында тота. Шулай итеп, 2012 елның 1 сентябренә дәүләти мәгърифәтчелек каналы оештырылачак, 1 июльгә олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өстәмә ташламалар алачак, 1 октябрьгә авыл мәктәпләренә сәләтле балалар белән эшләү өчен акча биреләчәк, 1 декабрьгә олимпиадаларда һәм Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә “Российская газета” басмасы. Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru
|
|
|
|
 |
|