МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



28.02.12 IX СЫЙНЫФНЫ ТӘМАМЛАУЧЫЛАР ТАТАР ТЕЛЕННӘН ИМТИХАННЫ ТЕСТЛАР ЯРДӘМЕНДӘ ТАПШЫРА АЛАЧАК

Бу уку елында тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар татар теленнән имтиханны тестлар ярдәмендә тапшыра алачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова хәбәр итте.
2012 елда татар теленнән имтиханны яңа формада тапшыруны кертүнең максаты укучыларның татар телен – туган тел һәм дәүләт теле буларак ни дәрәҗәдә үзләштерүен ачык һәм объектив бәяләү практикасын кертү белән бәйле. Моңарчы да тугызынчы тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри иде. Әмма сынаулар традицион формада гына узды.
2011-2012 уку елында тугызынчы сыйныфны республикада – 37542, Казанда 9625 кеше тәмамлый.
Гомумән алганда, быел тугызынчыларга имтиханнарны тестлар рәвешендә һәм традицион формада тапшыру мөмкинлеге бирелә. Алай да рус теле һәм математикадан укучылар сынауны тестлар ярдәмендә язма рәвештә генә бирә алачак. Алар Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен төзелгән контроль-исәпләү материалларына (КИМ) охшаш. Укучылар бу имтиханнарны махсус имтихан кабул итү пунктларында бирергә тиеш булачак. Аларның эшен җәмәгать күзәтчеләре дә күзәтеп торачак. Министр урынбасары белдергәнчә, бу укучыларны тестлар ярдәмендә эшләргә, алардан курыкмаска өйрәтү өчен эшләнә.
Людмила Ногманова хәбәр иткәнчә, яңа форманы туган (татар) телендә белем алган укучылардан - 972, рус телендә белем алган татар телле укучылардан – 546, рус телле укучылардан 1073 кеше сайлаган.
Татар теленнән имтиханга килгәндә, аны традицион формада тапшыруның берничә юлы бар. Мәсәлән, туган (татар) телендә белем алган укучылар - сочинение элементлары белән изложение, рус телендә белем алган татар телле укучылар диктант яки изложение яза ала. Ә рус телле укучылар билетлар буенча сынау тотачак.
Моннан тыш, укучылар тугызынчы сыйныфта өйрәнелгән предметлардан бер яки ике фәнне сайлап алырга хокуклы. Әгәр предмет яңа формада тапшыру исемлегенә (җәмгыять белеме, тарих, физика, биология, химия, рус әдәбияты, география, чит тел – инглиз, француз, немец, испан телләре, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр) кертелгән булса, укучы аны шул рәвешле тапшырырга тиеш. Әгәр укучы сайлаган предмет бу исемлектә юк икән, ул традицион формада бирелә.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда тапшырыла торган предметлар саны дүрттән ким, биштән артык булмаска тиеш. (Римма Гатина)
Чыганак: "Татар-информ"


        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free