|
|
23 нче февраль… Бу бәйрәмгә инде 90 елдан артык. 90 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җинү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау. “Армия” сүзе латинчадан “коралладырылган” диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле. 1945 нче елда Совет Армиясе Гитлер гаскәрләрен тар-мар итеп, Европаны фашист илбасарларыннан азат итте. Ә тыныч вакытта безнең армия Россиянең унар меңләгән километр коры җир, су һәм һава чикләрен саклый. Һәм һәрвакыт борынгы бабаларыбызның иң яхшы хәрби традицияләренә таяна. Александр Невский һәм Дмитрий Донской, Козьма Минин һәм Дмитрий Пожарский, Александр Суворов һәм Михаил Кутузов, Георгий Жуков һәм Константин Рокоссовскийның бөек җиңүләре бүгенге солдатларны батырлыкка өнди, Ватанны яратуга өйрәтә. Кадерле Ватаныбызны саклаучылар, ир – егетләре! Сезне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сезгә саулык – сәламәтлек, көчле ихтыяр, күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге, тыныч аяз күкләр, хезмәткә һәм яшәүгә дәрт, зур уңышлар телим. Бәйрәм көнендәге күтәренке рух сүнмәсен – сүрелмәсен, беләкләргә дәрман өстәп торсын.
|