 |
|
Баш бит
|
16.09.11
Хөрмәтле татар интернетында гизүчеләр һәм аны булдыручылар! II Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү шул рәвешле инде төгәлләнде дә. Якындагы көннәрдә бәйгегә кабул ителгән эшләр белән Жюри әгъзалары таныша башлаячак. Алар профессиональ күзлектән карап Интернет-проектларның эчтәлегенә, техник яктан камиллегенә һәм дизайнына үз бәяләрен бирерләр.
|
|
|
10.09.11
"Мәгариф" журналының №9, 2011 санында "Сызыкча функция" (VIIсыйныф өчен математикадан дәрес-сәяхәт) темасына дәрес эшкәртмәсе дөнья күрде. Дәрес планының электрон нөсхәсен "Дәрес эшкәртмәләре" бүлеге аша карарга мөмкин.
|
|
|
08.09.11
«Татфондбанк», традициягә әйләнгән социаль акция – «Авылның 100 талантлы баласы – 2011» өчен гаризалар кабул итә. Ә акция үзе республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәмендә оештырыла. Максаты – авылдагы сәләтле укучыларны һәм аларның укытучыларын барлау, ярдәм итү.Чыганак: "Безнең гәҗит"
|
|
|
27.08.11
Бүген район мәдәният йортында "Муниципаль мәгариф системасының заманча моделен формалаштыру: торышы, проблемалар, үсеш перспективалары" темасы астында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Канәфи улы Зиннуров, Актаныш районы хакимият башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов һәм аның урынбасарлары, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ректоры Фәйрүзә Зөфәр кызы Мостафина, Актаныш районы мәгариф идарәсе һәм мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәрләре, районның полиция начальнигы һәм үзәк хастәханәнең баш табибы, мәктәп директорлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты.
|
|
|
26.08.11
Бу атна башында Татарстан укытучыларының традицион август киңәшмәсе булып узды. Быел аны республикабызның иң бай төбәге – Әлмәт шәһәре кабул итте. Киңәшмә эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары һәм башка эреле-ваклы түрәләр катнашты.
Чыганак: "Кәеф ничек?" http://www.kaefnichek.ru/post/view/256/1/2219
|
|
|
18.08.11
Бүген Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Электрон белем бирү тирәлеген формалаштыру" темасы буенча информатика укытучыларының август киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә Сәфәр, Байсар, Киров, Тат.Ямалы, 1 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучыларының чыгышлары тыңланылды.
|
|
|
03.08.11
Белем.ру порталының форумы югалган балаларны эзләүдә ярдәм күрсәтә башлады. Форумның "Югалган балаларны эзләү" рубрикасында "Поиск детей - Татарстан" ("Балаларны эзләү - Татарстан") волонтерлар берләшмәсенең кайнар мәгълүматлары урнаштырылып барылачак. Шулай ук, Татарстан территориясендә баласы югалган теләсә кем әлеге форумга мөрәҗәгать итә ала. Чыганак: http://belem.ru
|
|
 |
|
|
 |
|