МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



26.02.13 
Рамка с уголками
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй татар халык бәйрәмен үткәрү турындагы Указны имзалады. Документ ТР Президентының рәсми сайтында дөнья күрде. Указ текстында ТР авылларында һәм район үзәкләрендә җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, Сабантуй татар халык бәйрәме 8-9 июньдә, Чаллыда һәм Түбән Камада 15 июньдә, ә Татарстан башкаласында 13 июльдә узачак, дип билгеләп үтелә. Сабан бәйрәме Казанда Бөтендөнья җәйге универсиаданың гөрләп барган чагына туры киләчәк. ТР Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән бергә күрсәтелгән срокта бәйрәм чаралары үткәрү эшләрен оештыру йөкләнгән. ТР Президенты Указы нигезендә җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә, предприятиеләргә, оешмаларга билгеләнгән срокта Сабантуйны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашу тәкъдим ителә. >>> Тулырак >>>


21.02.13 
Рамка с уголками
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында катнашучы депутатлар “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә үзгәрешләр кертү турында” закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте. Әлеге закон проекты Татарстанның дәүләт гимны тексты турындагы нигезнамәләрне гамәлдәге Законга кертү белән бәйле. Бу закон проекты белән ТР Дәүләт гимнының музыкаль редакциясе һәм тексты расланды. Вакыйганың мөһимлеген исәпкә алып, парламентка әлеге закон проекты тарихта беренче тапкыр ТР Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан кертелә. Бу нисбәттән вице-спикер, Татарстанның дәүләт гимнының иң яхшы текстын ачыклау буенча комиссия рәисе Римма Ратникова хисап тотты. Татарстанның дәүләт гимны текстын ачыклау буенча конкурс 2011 елның декабрь аенда игълан ителде. Махсус комиссия 1 ел дәвамында эшләде. Конкурска 200дән артык эш килде, аның 180нән артыгы бәйгедә катнашты. Римма Ратникова бәйгедә катнашучыларның гимн текстын ачыклау кебек күркәм идеяне хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. “Чыннан да, бу гомумхалык бәйгесе булды”, - диде ул, анда төрле өлкәгә караган затларның актив катнашуын хәбәр итеп.  >>> Тулырак >>>


20.02.13 
Рамка с уголками
Агымдагы елның 1 нче мартында, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы старт ала. Бүген аның үзенчәлекләре, максаты турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары –Мәгълүматлашытру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов сөйләде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков ярдәме белән оештырылучы конкурсның максаты – халыкка электрон рәвештә күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру, халыкның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән электрон рәвештә файдалануын активлаштыруда теләктәшлек итү, бәйгедә катнашучыларда актив тормыш позициясен тәрбияләү. Бәйгедә 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр “Иң актив укучы” һәм “ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы үсеше” номинацияләре буенча бәяләнәчәк. “Иң актив укучы” номинациясенең асылы – укучыларның олы буын вәкилләрен электрон хезмәтләрдән даими файдаланырга өйрәтүендә, ягъни укучылар, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында өлкәннәргә шәхси кабинетта теркәлеп, теге яки бу хезмәт өчен түләргә өйрәтергә тиеш була. Теркәлү вакытында яки порталда элек тә гамәлдә булган шәхси кабинетта, теркәлү формасы бүлегендә, “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” мәгълүмат системасыннан (edu.tatar.ru) укучының логинын кертү зарур, бу хезмәтләр порталында өлкәннәрнең шәхси кабинеты белән электрон мәгариф порталында укучы логины арасында элемтә булдырачак.  >>> Тулырак >>>


20.02.13 
Рамка с уголками
Яңа пенсия реформасы, алдарак фаразланганча, 2013 ел башыннан түгел, ә 2014 елдан гына башланачак. Бу хакта ил Президенты В.Путин кичә Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуы вакытында хәбәр итте. Аныңча, бу системада реформа үткәрү һичшиксез кирәк, ләкин ашыгырга ярамый. Шуңа да ул аны тагын бер елга кичектерергә кушты. Быел бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручыларга, чик (минималь) баллар ничә булыр икән, дип көтәсе юк. Чөнки Рособр­надзор беренче тапкыр аларны сынауга кадәр үк билгеләп куйды. Әйтик, ул информатикадан – 40, җәмгыять белеменнән – 39, рус теленнән – 36, математикадан 24 баллны тәшкил итә. Кичә ТР Министрлар Кабинетында бердәм дәүләт имтиханнарына багышланган брифингта республика мәга­риф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин белдер­гәнчә, укучылар балл­ны бил­ге­ләнгән чиктән дә түбәнрәк тупларга ярамаганын алдан белеп торачак. “Аның алдан билгеләнүе – нормаль күре­неш, монда бар да үтә күрен­мәле булачак”, – диде ул. >>> Тулырак >>>


19.02.13 
Рамка с уголками
2013 нче елда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны, математика буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясе сынауларында җитди үзгәрешләр көтә. Азмы-күпме үзгәрешләр рус теле, биология, география һәм физика фәннәренә кагыла. Җәмгыять белеме, тарих, информатика һәм мәгълүмати технологияләр, әдәбият, чит теле һәм химия фәннәре буенча үзгәрешләр юк. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте. Математика фәне өч модульдән гыйбарәт булачак: алгебра, геометрия һәм реаль математика. “Аттестация узар өчен, ким дигәндә, 8 балл җыярга кирәк, математикадан – 3 балл, геометрия һәм реаль математика юнәлешләре буенча баллар 2 дән ким булмаска тиеш. Бер юнәлеш буенча балл түбәнрәк булып, икенчесе буенча бер баллга югарырак булган очракта да, алар бер-берсен капламый һәм “канәгатьләнерлек түгел” дигән билге куела”, - дип белдерде Данил Мостафин. Рус теленә килгәндә, аның сүзләренә караганда, элек рус теле буенча ике бирем сайлауга куела иде: лингвистик темага инша-фикерләү һәм текст анализы белән бәйле инша-фикерләү. Хәзер укучыларга беренче варианты гына тәкъдим ителәчәк. >>> Тулырак >>>


19.02.13 
Рамка с уголками
Тиздән Россия мәктәпләрендә музыка уен коралында уйнарга өйрәтә торган фән барлыкка килмәгәе. Мәктәп программасына яңа фәннәр өстәп, кайберләрен алып атып «уйнарга» яратучылар шундый карар кабул итәргә мөмкин. Дөрес, барысы да балалар, аларның якты киләчәге өчен эшләнә. Мәгариф өлкәсе белгечләре Кытайны үрнәк итеп китерә. Анда һәр бала музыка уен коралында да уйнарга өйрәнә икән. «Бу киләчәктә аларның барысы да оркестрда уйнаячак дигән сүз түгел. Тик андый бала калганнарга караганда тизрәк айпад ясаячак, чөнки музыкаль белем алган бала базар системасында көндәшлеккә сәләтле булып үсә», – ди РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Ольга Голодец. Өстәмә сәләт-мавыгуларның булуы беркемгә дә комачауламый, әлбәттә. Берсе булмаса, икенчесенең кирәге чыгып кую ихтималы бар бит. Юкка гына ата-аналар балаларын сәнгать мәктәбе ише җиргә, төрле түгәрәкләргә йөртмидер.>>> Тулырак >>>


18.02.13 
Рамка с уголками
“Республика җитәкчелеге дә, җәмәгатьчелектә, ата-аналар да белем бирү системасыннан нәтиҗәле эш көтә, - дип белдерде Премьер-министр Илдар Халиков Чаллыда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычларына багышланган коллегия утырышында. - Балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр булган система гражданинны, профессионалны, республиканың киләчәген тәрбияләргә тиеш”.Премьер фикеренчә, хәзерге вакытта белем-тәрбия бирү системасының т улы к анлы эшләмәве проблема булып тора. Мәктәптә югары сыйныфларда профориентация эше алып барылып, яшьләрнең югары квалификацияле белгечләр булып җитешүе– алдагы зур максат. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының муниципаль берәмлекләрдә белем бирү торышын чагылдырган рейтинг системасы бу өлкәдә чатаклыклар булуын күрсәтә. Балалар бакчалары – шәхесне тәрбияләү нигезе икәнлекне дә онытырга ярамый. Балалар бакчаларына йөрүчеләр бүгеннән үк үзләренең җәмгыятькә, республикага кирәклеген аңларга тиеш. Шулай ук башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортлары да игътибар сорый. Бүгенге көндә министрлык тарафыннан да, предприятиеләр тарафыннан да әлеге проблеманы аңлау бар.  >>> Тулырак >>>




        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free