 |
|
Баш бит
20.02.13 ИМТИХАНДА "ГЛУШИЛКА" КУЕЛЫРГА МӨМКИН
|
|
 Яңа пенсия реформасы, алдарак фаразланганча, 2013 ел башыннан түгел, ә 2014 елдан гына башланачак. Бу хакта ил Президенты В.Путин кичә Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуы вакытында хәбәр итте. Аныңча, бу системада реформа үткәрү һичшиксез кирәк, ләкин ашыгырга ярамый. Шуңа да ул аны тагын бер елга кичектерергә кушты. Быел бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручыларга, чик (минималь) баллар ничә булыр икән, дип көтәсе юк. Чөнки Рособрнадзор беренче тапкыр аларны сынауга кадәр үк билгеләп куйды. Әйтик, ул информатикадан – 40, җәмгыять белеменнән – 39, рус теленнән – 36, математикадан 24 баллны тәшкил итә. Кичә ТР Министрлар Кабинетында бердәм дәүләт имтиханнарына багышланган брифингта республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин белдергәнчә, укучылар баллны билгеләнгән чиктән дә түбәнрәк тупларга ярамаганын алдан белеп торачак. “Аның алдан билгеләнүе – нормаль күренеш, монда бар да үтә күренмәле булачак”, – диде ул. БДИның яңалыгы, нигездә, шуннан гыйбарәт. Шул ук вакытта контроль-үлчәм материаллары (КҮМ) да, математика, биология, химия, физика, чит телләрдән кала, үзгәрешләр кичерә. Ул бигрәк тә рус теле, әдәбият, тарих буенча камилләштерелгән. СанПин таләпләренә туры китереп, 4 сәгать дәвам иткән имтиханнарның вакыты кыскартылган, ә менә рус теле, киресенчә, ярты сәгатькә озынайтылган. Болары 11 нче сыйныфларга кагыла. 9 нчы сыйныфлар өчен исә математикадан КҮМ материалларына шактый үзгәрешләр кертелгән. Алар математика, рус теленнән тыш, яңадан ике фәннән сынау бирергә тиеш. Шунысын әйтергә кирәк, Татарстан, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Краснодар крае белән беррәттән тарих, җәмгыять белеме, химия, биология, чит телләр буенча КҮМ материалларын камилләштерүдә катнаша. Ә менә татар теленнән тест яки традицион форманы сайларга кирәк. Монда инде биремнәр бала татар телен ни дәрәҗәдә өйрәнүгә карап билгеләнәчәк. Мәсәлән, рус сыйныфларындагы балалар билет сорауларына җавап бирәчәк. Киләсе елдан исә татар теленнән дә БДИ тапшырырга туры киләчәк. Ләкин безнең укучылар моңа әзерме соң? Чөнки татар телен белмәүче балалар да бар бит. “Узган ел татар теленнән тест формасын рус телле укучылар да сайлады. Яңа формага күчү укучылар, ата-аналар өчен кыенлык тудырмый. Аны оештыру эшләре бигрәк тә безнең җилкәгә төшәчәк. Моның өчен белгечләр, чыгымнар таләп ителәчәк, материаллар эшләнеп бетәргә тиеш. Бу кирәкле белем бирү технологиясен сайлатуның бер ысулы булып тора. Чөнки кайбер мәктәпләрдә яңа коммуникатив технологияләргә күчү сүлпән бара. Укытучы балаларның әзерлек дәрәҗәсен, аларның сөйләмен яхшыртырга тиеш”, – диде Данил Мәхмүтович. 1 мартка кадәр укучылар инде кайсы фәннән имтихан бирәсен төгәл ачыклап бетерергә тиеш. Мәгариф бүлекләре фәлән имтиханны сайламагыз дигән чикләүләр куярга тиеш түгел. Бездә сирәк булса да, мондый очраклар күзәтелә. Укучының үзе теләгән фәннән имтихан тапшырырга хокукы бар. Бу мәсьәләдә Мостафин үгетләүләр булмаска тиешлеген кисәтеп куйды. Имтихан кагыйдәләре дә тиешенчә үтәлергә тиеш. Узган ел исә элемтә чараларыннан кулланган 60 укучы имтиханнан куылган. Барлыгы 84 кеше, шул исәптән 48 укучы административ җаваплылыкка тартылган. Арча, Түбән Кама, Казанның Вахитов, Идел буе районнарындагы жавапларны Интернетка куйган укучыларның имтихан нәтиҗәләре юкка чыгарылды. Укучылар элемтә чараларыннан кулланмасын өчен аудиториягә телефон томалагыч, ягъни “глушилка” куярга мөмкиннәр. Әлеге ”глушилка”ларның балаларга зыянлы булу-булмау мәсьәләсен өйрәнәбез”, – диде Данил Мостафин. Димәк, укучылар алдан ук бары үз көчләренә генә таянырга тиеш. Быел Казан (Идел буе) федераль дәүләт университетының чыгарылыш укучылары өчен беренче тапкыр математика, рус теле буенча интернет- тест уздыруы да укучылар өчен зур файда булгандыр, мөгаен. Анда һәр теләгән кеше катнаша ала. Март аенда интернет-форум уздырылачак. Апрель аенда укучылар белемнәрен кабаттан тикшереп карый алачак. Бу инде балаларга хаталарны кабатламаска ярдәм итәр. Шулай ук имтиханга әзерлек дәрәҗәсен www.ege.edu.ru, www.fipi.ru сайтларында сынарга мөмкин. Кызыксындырган сораулар буенча 8-843-292-24-32 буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линиясенә шалтыратырга була. 9нчылар өчен дәүләт аттестациясенең төп этабы – 28 май, ә 11 нчеләрнеке 27 майдан башланачак. // Сәрия САДРИСЛАМОВА //
|
|
|
|
 |
|