МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



20.02.13 ИМТИХАНДА "ГЛУШИЛКА" КУЕЛЫРГА МӨМКИН

Яңа пенсия реформасы, алдарак фаразланганча, 2013 ел башыннан түгел, ә 2014 елдан гына башланачак. Бу хакта ил Президенты В.Путин кичә Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуы вакытында хәбәр итте. Аныңча, бу системада реформа үткәрү һичшиксез кирәк, ләкин ашыгырга ярамый. Шуңа да ул аны тагын бер елга кичектерергә кушты. Быел бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручыларга, чик (минималь) баллар ничә булыр икән, дип көтәсе юк. Чөнки Рособр­надзор беренче тапкыр аларны сынауга кадәр үк билгеләп куйды. Әйтик, ул информатикадан – 40, җәмгыять белеменнән – 39, рус теленнән – 36, математикадан 24 баллны тәшкил итә.
Кичә ТР Министрлар Кабинетында бердәм дәүләт имтиханнарына багышланган брифингта республика мәга­риф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин белдер­гәнчә, укучылар балл­ны бил­ге­ләнгән чиктән дә түбәнрәк тупларга ярамаганын алдан белеп торачак. “Аның алдан билгеләнүе – нормаль күре­неш, монда бар да үтә күрен­мәле булачак”, – диде ул.
БДИның яңалыгы, нигез­дә, шуннан гыйбарәт. Шул ук вакытта контроль-үлчәм материаллары (КҮМ) да, математика, биология, химия, физика, чит телләрдән кала, үз­гәреш­ләр кичерә. Ул бигрәк тә рус теле, әдәбият, тарих буенча камилләш­те­релгән. СанПин таләпләренә туры китереп, 4 сәгать дәвам иткән им­тихан­нарның вакыты кыс­картылган, ә менә рус теле, киресенчә, ярты сәгатькә озынайтылган. Болары 11 нче сыйныфларга кагыла. 9 нчы сыйныфлар өчен исә математикадан КҮМ материалларына шактый үзгә­решләр кер­тел­гән. Алар математика, рус теленнән тыш, яңадан ике фәннән сынау бирер­гә тиеш. Шунысын әйтергә кирәк, Татарстан, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Краснодар крае белән бер­рәттән тарих, җәмгыять белеме, химия, биология, чит тел­ләр буенча КҮМ материалларын камилләштерүдә катнаша. Ә менә татар теленнән тест яки традицион форманы сайларга кирәк. Монда инде биремнәр бала татар телен ни дәрәҗәдә өйрә­нүгә карап билгеләнәчәк. Мә­сә­лән, рус сый­ныфларындагы балалар билет сорауларына җавап би­рәчәк. Киләсе елдан исә татар теленнән дә БДИ тапшырырга туры килә­чәк. Ләкин безнең укучылар моңа әзерме соң? Чөнки татар телен белмәүче балалар да бар бит.
“Узган ел татар теленнән тест формасын рус телле укучылар да сайлады. Яңа формага күчү укучылар, ата-ана­лар өчен кыенлык тудырмый. Аны оештыру эшләре бигрәк тә безнең җилкәгә төшәчәк. Моның өчен бел­гечләр, чыгымнар таләп ите­лә­чәк, материаллар эшләнеп бетәргә тиеш. Бу кирәкле белем бирү технологиясен сайлатуның бер ысулы булып тора. Чөнки кайбер мәктәп­ләрдә яңа коммуникатив технологияләргә күчү сүлпән бара. Укытучы балаларның әзерлек дәрә­җәсен, аларның сөйләмен яхшыртырга тиеш”, – диде Данил Мәхмүтович.
1 мартка кадәр укучылар инде кайсы фәннән имтихан бирәсен төгәл ачыклап бете­рергә тиеш. Мәгариф бүлек­ләре фәлән имтиханны сайламагыз дигән чикләүләр куярга тиеш түгел. Бездә сирәк булса да, мондый очраклар күзә­тел­ә. Укучының үзе теләгән фәннән имтихан тапшырырга хокукы бар. Бу мәсьәләдә Мостафин үгетләү­ләр булмаска тиешлеген ки­сәтеп куйды. Имтихан кагый­дәләре дә тиешенчә үтәлергә тиеш. Узган ел исә элемтә чараларыннан кулланган 60 укучы имтиханнан куылган. Барлыгы 84 кеше, шул исәптән 48 укучы административ җаваплылыкка тартылган. Арча, Түбән Кама, Казанның Вахитов, Идел буе районнарындагы жавапларны Интернетка куйган уку­чыларның имтихан нәтиҗә­ләре юкка чыгарылды. Укучылар элемтә чараларыннан кул­­ланмасын өчен аудито­риягә телефон томалагыч, ягъ­ни “глушилка” куярга мөм­киннәр. Әлеге ”глушил­ка”­ларның балаларга зыянлы булу-булмау мәсьәләсен өй­рәнәбез”, – диде Данил Мос­тафин. Димәк, укучылар алдан ук бары үз көчләренә генә таянырга тиеш.
Быел Казан (Идел буе) федераль дәүләт универси­тетының чыгарылыш укучылары өчен беренче тапкыр математика, рус теле буенча интернет- тест уздыруы да укучылар өчен зур файда булгандыр, мөгаен. Анда һәр теләгән кеше катнаша ала. Март аенда интернет-форум уздырылачак. Апрель аенда укучылар белемнәрен кабаттан тикшереп карый алачак. Бу инде балаларга хаталарны кабатламаска ярдәм итәр. Шулай ук имтиханга әзерлек дәрәҗәсен www.ege.edu.ru, www.fipi.ru сайтларында сынарга мөмкин. Кызыксындырган сораулар буенча 8-843-292-24-32 буенча ТР Мәгариф һәм фән ми­нистр­лыгының кайнар линиясенә шалтыратырга була. 9нчылар өчен дәүләт аттестациясенең төп этабы – 28 май, ә 11 нче­ләрнеке 27 майдан башланачак.
                                                                                                                                                         // Сәрия САДРИСЛАМОВА //


        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free