 |
|
Баш бит
18.02.13 НӘТИҖӘЛЕ ЭШ КИРӘК
|
|
 “Республика җитәкчелеге дә, җәмәгатьчелектә, ата-аналар да белем бирү системасыннан нәтиҗәле эш көтә, - дип белдерде Премьер-министр Илдар Халиков Чаллыда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычларына багышланган коллегия утырышында. - Балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр булган система гражданинны, профессионалны, республиканың киләчәген тәрбияләргә тиеш”.Премьер фикеренчә, хәзерге вакытта белем-тәрбия бирү системасының т улы к анлы эшләмәве проблема булып тора. Мәктәптә югары сыйныфларда профориентация эше алып барылып, яшьләрнең югары квалификацияле белгечләр булып җитешүе– алдагы зур максат. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының муниципаль берәмлекләрдә белем бирү торышын чагылдырган рейтинг системасы бу өлкәдә чатаклыклар булуын күрсәтә. Балалар бакчалары – шәхесне тәрбияләү нигезе икәнлекне дә онытырга ярамый. Балалар бакчаларына йөрүчеләр бүгеннән үк үзләренең җәмгыятькә, республикага кирәклеген аңларга тиеш. Шулай ук башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортлары да игътибар сорый. Бүгенге көндә министрлык тарафыннан да, предприятиеләр тарафыннан да әлеге проблеманы аңлау бар. Хәзерге вакытта югары сыйныфларда профориентлашу эше начар алып барыла. Балаларның һөнәр сайлавы аларның киләчәге белән бәйләнми. Министрлыктан бу юнәлештәге эшчәнлекне яктырту сорала. Премьер-министр үз чыгышында шулай ук белем бирү системасына информацион-коммуникатив технологияләр кертүгә республикада зур игътибар бирелүен,авыл мәктәпләренең интернетка тоташтырылуын, әмма көтелгән нәтиҗәләрнең күренмәвен, кайбер районнарда ноутбукларның кулланылмавын белдерде. Шулай ук атааналарга балаларның өлгереше турында “смс”ларның җибәрелмәвен дә ул борчылып әйтте. Аның фикеренчә, министрлыкның бу өлкәдәге сәясәте районнарга барып җитәргә тиеш. Республика җитәкчелеге дә, җәмәгатьчелек тә, ата-аналар да белем бирү системасыннан нәтиҗәле эш көтә. Ильяс Гыйләҗетдинов
|
|
|
|
 |
|