 |
|
Баш бит
|
15.02.13
Рамка с уголками
Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә туа. Бу айда ТР милли музеенда бөек шагыйребезне искә алып төрле чаралар үткәрелә. Хәтта Моабит дәфтәрләрнең оригиналы да күрсәтелә. Монда “Җырларым” шигыре дә бар. Сездә минем керсез яшьләрем. Сездә минем бөтен тойгыларым, Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен, - дип язган автор.
Бу сүзләрне укыгач, туган телне саклыйсы, тагы да баетасы килә. Шагыйрь караңгы, салкын төрмәдә дә халкыбызны, милләтебезне кайгыртырга васыять итеп калдырган бит!.
Дәфтәр төрле кәгазь битләреннән тегелгән. Беренчесенең тышына карандаш белән немецча: “Немец, төрек, рус сүзләре һәм сүзтезмәләре сүзлеге”, дип язылган. Бу фашистларны алдау өчендер, мөгаен.
Аерым бер биттә, аның белән төрмәдә ватаныбыз өчен көрәшкән кешеләрнең исемлеге дә күренә. Барлыгы 12 кеше. Исемлек ахрында калын сызык, һәм тагын бер фамилия. Бу хыянәтче исеме. >>> Тулырак >>>
|
|
|
10.02.13
Рамка с уголками
2013 нче елда Дәүләт йомгаклар аттестациясен тапшыру графигы: 28 май (сишәмбе) — математика;
31 май (җомга) — Россия тарихы, җәмгыять белеме, физика, химия, география, биология, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре), литература, информатика һәм инфокоммуникацион технологияләр; 4 июнь (сишәмбе) — рус теле;
7 июнь (җомга) — Россия тарихы, җәмгыять белеме, физика, химия, география, биология, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре), литература, информатика һәм инфокоммуникацион технологияләр;
11 июнь (сишәмбе) — резервный көн: математика, Россия тарихы, география, биология, физика, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре);
14 июнь (җомга) — резерв көн: рус теле, җәмгыять белеме, химия, информатика һәм инфокоммуникацион технологияләр. Белешмәләр өчен ЕГЭ һәм ГИА сайтлары.
|
|
|
10.02.13
Рамка с уголками
Хөрмәтле сайт кулланучылары, файдалы татар сайтлары авторлары, киләчәк "Белем җәүһәрләре", дип белдерә бәйге оештыручылар. Бүгеннән (8 февраль) алып бәйгегә гаризалар кабул итүне ачык дип белдерәбез!
Бәйгедә катнашу өчен Сез үзегезнең сайтыгызның авторы булырга, сайтыгыз татар телендә эшләргә яисә аның тулы көченә эшли торган татар телле версиясе булырга тиеш! Сайтлар техник яктан эшләнеп беткән һәм кулланучыларыгыз өчен файдалы мәгълүматлар тәкъдим итәргә тиеш.
"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар 7 номинация буенча кабул ителеп алына:
"Укытучы - җәүһәр" номинациясе,
|
|
|
12.01.13
Рамка с уголками
Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне апробацияләү быел да дәвам итәчәк. Дәүләт аттестациясен үткәрүне регламентлаучы документларның кайберләре инде үз көченә кертелә дә башлады. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 ел, 18 нче октябрь, 08-488 номерлы хаты нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты "Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү турында" үз боерыгын чыгарды. Хәзерге вакытта әлеге боерык республиканың барлык муниципаль районнарына да барып ирешкән булырга тиеш.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 ел, 24 декабрь, б-2405 нче боерыгы нигезендә Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне апробацияләү Татарстан Республикасында быел да дәвам итә. Шунысы сөенечле, боерыкның 2 нче пункты белән Татарстан Республикасы гомумбелем учреждениеләренең 9 нчы сыйныфын тәмамлаган укучылар өчен "Татар теле" предметыннан региональ имтихан төп имтиханнарның берсе буларак билгеләнгән.>>> Тулырак >>>
|
|
|
08.01.13
Рамка с уголками
Уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр – бер сүз белән әйткәндә, мәктәп тормышында кайнап яшәүче актив укучыларны ел саен район башлыгы чыршысына дәшәләр. Анда катнашу – зур мәртәбә, район башлыгының үз кулларыннан «Рәхмәт хаты» алу – һәр балага карата зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз. 8 январь көнне Актаныш гуманитар гимназиясенең интернаты базасында узган Чыршы бәйрәменә төгәл 100 укучы чакырулы иде. Түгәрәк табыннар артында алар үзләре кебек үк мәктәптә белем алучы кыз-малайлар башкаруында җыр-биюләр карады, Кыш бабай һәм Кар кызын каршыладылар. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев укучылаларны бәйрәм белән котлады, теләкләрен җиткерде: ”3700 бала укый районыбыз мәктәпләрендә, шулар арасыннан бүген иң-иңнәре биредә җыелган. Бу укучылар бар тармакта да алдынгы – укуда, спортта, Универсиада, сәнгать – алар бары тик Сезнең белән бергә. Алдыгызга куйган теләкләрегезгә ирешергә язсын, сезнең күбегез үз төбәгебездә киләчәктә төпләнеп калып, районыбызны үстерүдә үз өлешләрен кертерсез дип ышанабыз”,– диде ул, һәр укучыга кулын кысып, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.>>> Тулырак >>>
|
|
|
27.12.12
Рамка с уголками
Актаныш муниципаль районыннан уку алдынгылары, төрле бәйге, олимпиадаларда җиңүчеләр, инвалид һәм ятим балалар – барысы 28 укучы кичә Татарстан Республикасы Президенты белән очрашты, аның Яңа ел котлавын кабул итеп алдылар. “Татнефть-арена” боз сараенда традицион Яңа ел тамашасы — Татарстанның төп чыршы бәйрәме 7,5 меңләп тамашачыны үзенә җыйды. Бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.
Яңа ел тамашасы күзләрне камаштырырлык ике катлы сәхнәдә барды. Республиканың төп чыршы бәйрәмен тамаша кылырга 12-16 яшьтәге укучылар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, мәктәп иҗтимагый тормышына актив өлеш кертүчеләр, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышларында җиңүчеләр килгән иде. Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан 2 меңнән артык укучы чакырылган.>>> Тулырак >>>
|
|
|
16.12.12
Рамка с уголками
“Татар иле” татар социаль челтәрен эшләгәндә ачыклык булырга һәм бу эшне бөтен татар дөньясы белән берлектә алып барырга кирәк. Бу фикер бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында яңгырады.
Әлеге проектны тормышка ашыру турында хисап белән проектны эшләүчеләрнең берсе Раил Гатауллин чыкты. Аның сүзләренчә, “Татар иле”нә 2009 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты базасында нигез салынган. Әлеге уку йорты КФУга кушылгач, проектка ярдәм кулын Ирек Шәрипов суза, “Татар иле” конгресс базасында дәвам итә. Ирек Шәрипов ул чакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары булып эшли. Билгеле булганча, “Татар иле” челтәрен конгрессның бишенче корылтае вакытында тәкъдим иттеләр.
Раил Гатауллин хәбәр иткәнчә, порталның төп өлешләре ачылган. Социаль челтәрдә, гомумән алганда, татар телен өйрәнү (онлайн), татар телендә сыйфатлы итеп аралашу, татарча мультимедия, татар дөньясына кагылышлы ресурслар, татар энциклопедиясе, электрон китапханә, фотогалерея белән танышу һ.б. бар. Татар телен өйрәтү Европа проекты буенча эшләнгән. Моннан конгрессның үз сәхифәсен ачып карарга, сораштыруларда катнашырга мөмкин булачак. >>> Тулырак >>>
|
|
 |
|
|
 |
|