 Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә туа. Бу айда ТР милли музеенда бөек шагыйребезне искә алып төрле чаралар үткәрелә. Хәтта Моабит дәфтәрләрнең оригиналы да күрсәтелә. Монда “Җырларым” шигыре дә бар. Сездә минем бөтен тойгыларым, Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен, - дип язган автор.
Бу сүзләрне укыгач, туган телне саклыйсы, тагы да баетасы килә. Шагыйрь караңгы, салкын төрмәдә дә халкыбызны, милләтебезне кайгыртырга васыять итеп калдырган бит!. Дәфтәр төрле кәгазь битләреннән тегелгән. Беренчесенең тышына карандаш белән немецча: “Немец, төрек, рус сүзләре һәм сүзтезмәләре сүзлеге”, дип язылган. Бу фашистларны алдау өчендер, мөгаен. Аерым бер биттә, аның белән төрмәдә ватаныбыз өчен көрәшкән кешеләрнең исемлеге дә күренә. Барлыгы 12 кеше. Исемлек ахрында калын сызык, һәм тагын бер фамилия. Бу хыянәтче исеме. Беренче дәфтәрдә - 62 шигырь һәм 2 өзек, ә икенчесендә 50 шигырь тупланган. 20се ике дәфтәрдә дә кабатлана. Аларның барысы да татар телендә язылган, ләкин берсендә гарәп хәрефләре, ә икенчесендә латыйн хәрефләре кулланылган. Әлеге дәфтәрләр тоткынлыктан котылучы Нигъмәт Терегулов һәм Бельгия патриоты Андрей Тиммерманс тарафыннан сакланып калган. Моабит шигырьләре уйланырга мәҗбүр итә. Җәлилне укып, белеп үссәк, милләтебез югалмас. Илсөя Тимергалиева.
|