 |
|
Баш бит
08.01.13 РАЙОН БАШЛЫГЫ ЧЫРШЫСЫ ҮЗ ЯНЫНА БАЛАЛАРНЫ ҖЫЙДЫ
|
|
Уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр – бер сүз белән әйткәндә, мәктәп тормышында кайнап яшәүче актив укучыларны ел саен район башлыгы чыршысына дәшәләр. Анда катнашу – зур мәртәбә, район башлыгының үз кулларыннан «Рәхмәт хаты» алу – һәр балага карата зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз. 8 январь көнне Актаныш гуманитар гимназиясенең интернаты базасында узган Чыршы бәйрәменә төгәл 100 укучы чакырулы иде. Түгәрәк табыннар артында алар үзләре кебек үк мәктәптә белем алучы кыз-малайлар башкаруында җыр-биюләр карады, Кыш бабай һәм Кар кызын каршыладылар. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев укучылаларны бәйрәм белән котлады, теләкләрен җиткерде: ”3700 бала укый районыбыз мәктәпләрендә, шулар арасыннан бүген иң-иңнәре биредә җыелган. Бу укучылар бар тармакта да алдынгы – укуда, спортта, Универсиада, сәнгать – алар бары тик Сезнең белән бергә. Алдыгызга куйган теләкләрегезгә ирешергә язсын, сезнең күбегез үз төбәгебездә киләчәктә төпләнеп калып, районыбызны үстерүдә үз өлешләрен кертерсез дип ышанабыз”,– диде ул, һәр укучыга кулын кысып, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.Фотоларны бирегә кереп карый аласыз: http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/fotoreports PS. Район Чыршы бәйрәмендә мәктәптән 8 нче класс укучысы З.Гыйлванов катнашты.
|
|
|
|
 |
|