|
|
 8 нче апрель көнне 7 – 8 нче сыйныф укучылары арасында районкүләм математик регата булып үтте. Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында I урынны Актаныш беренче мәктәбе командасы (укытучылары Ахметова Рҗүдә Данил кызы, Зәкиева Гузәл Билал кызы), II-III урыннарны сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның ике командасы (укытучылары Хаҗиева Рәмилә Әдип кызы,Фәрдиева Регина Равиль кызы), төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында I урынны Чалманарат мәктәбе командасы (укытучылары Хуҗина Ләйсән Флүн кызы, Муллаянова Көлемсәр Фирдәвис кызы), II урынны Яңа Әлем мәктәбе командасы (укытучысы Якупова Фидания Яһүд кызы), III урынны Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы (укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы) алдылар.
|