МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Яңалыклар

01.01.2011 - 31.12.2011
Страница:предыдущая|следующая
1234

22.11.11 "КАНАТЛЫ ДУСТЫМ АШХАНӘСЕ" бәйгесе



Рамка с уголками





"Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр газетасы "Белем.ру" порталы белән берлектә чираттагы бәйгене - "Канатлы дустым ашханәсе" фотосюжетлар бәйгесен игълан итә. Әлеге бәйге аеруча табигать сөюче дусларыбыз күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз. Ул 1 декабрь көнне башланачак һәм кышның соңгы аенда аның нәтиҗәләре билгеле булачак. Бәйгедә I-XI сыйныф укучылары катнаша алалар. Чыганак: belem.ru








Прочитать новость

03.11.11 "АВЫЛНЫҢ 100 ТАЛАНТЛЫ БАЛАСЫ" ЛАУРЕАТЛАРЫ БИЛГЕЛЕ



Рамка с уголками





Бүген АИКБ "Татфонбанк" оештырган "Авылның 100 таланты баласы" акциясендә катнашкан укучыларның лауреатлары билгеле булды. Акциядә 43 районнан 825 укучы катнашып, шулар арасыннан иң-иң 100 ен жюри членнары сайлап алганнар. Акциядә җиңгән укучылар 1 ел дәвамында ай саен 1000 сум күләмендә акчалата премия, ә әлеге укучыларның уңышына зур өлеш керткән укытучылар кыйммәтле бүләк белән бүләкләнәчәк дип белдерә акцияне оешт ыручылар. Әлеге 100 укучы арасында безнең районнан да 5 укучының булуы куанычлы. Котлыйбыз сезне, укучылар! Алар: Шигабетдинова Регина Ансар кызы, Зәкиева Язилә Азат кызы, Фәттәхова Илсинә Илсур кызы, Шаехова Алмира Назыйм кызы, Хайбиев Лимар Рамил улы. Бүләкләү тантанасы 11 ноябрь көнне Казанда "Корстон" залында узачак. Тулырак мәгълүмат белән сылтама аша кереп таныша аласыз.



Прочитать новость

31.10.11 "БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ"НДӘ ИКЕ III ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМ



Рамка с уголками





“Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында быел икенче мәртәбә үткәрелде.






Прочитать новость

26.10.11 ТАТАРСТАНДА БАРЫ ТИК 15% УКУЧЫ ГЫНА ТУЛЫСЫНЧА СӘЛАМӘТ - А.Гыйльметдинов

“Бу вәзгыять кабул итәрлек түгел”, - дип ассызыклады республика мәгариф һәм фән министры.Татарстанда бары тик 15 процент укучы гына тулысынча сәламәт, бу вәзгыять кабул итәрлек түгел. Бу хакта бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 23 утырышында “Гомум белем бирү мәктәпләрендә укучыларның сәламәтлеген кайгырту”га багышланган хөкүмәт сәгатендә белдерде. Республика мәгариф һәм фән министры белдергәнчә, сәламәтлекләре буенча балалар өч төркемгә бүленә. Беренчесенә тулысынча сәламәт балалар керә, алар 15 процент кына тәшкил итә. Икенчесенә - хроник авырулары булучылар, алар - 10 процент. Калган 75 процентны сәламәтлекләре белән тцрле проблемалары булган балалар тәшкил итә. Шәһәрдә һәм авылда яшәүче балаларның сәламәтлеге буенча күрсәткечләр охшаш диярлек, дип ассызыклады Альберт Гыйлметдинов. Тулырак...>>>
                           Чыгынак: (Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). 

Прочитать новость

08.10.11 РАЙОНДА "УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ"

8 октябрь көнне район мәдәният сараенда "Укытучылар көне" уңаеннан бәйрәм тантанасы үтте. Бәйрәмнең беренче өлешендә укытучыларга РФ, РТ мәгариф һәм фән министрлыкларының мактаулы исемнәре, грамоталары тапшырылса, икенче өлештә исә ИлСАФ үз җырларын бүләк итте. Халыкара, республика бәйгеләрендә җиңүләргә ирешкән өчен мин бәйрәм тантанасында район башкарма комитетының мактау кәгазе һәм истәлек бүләгенә ия булдым. Бәйрәм фотоларын сылтама аша кереп карый аласыз.

Прочитать новость

21.10.11 "БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ ФИНАЛИСТЛАРЫ"

Бүген "Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең финалистлары билгеле булды. Бәйгенең финалына чыккан интернет-проектлар белән бәйгенең рәсми сайтына кереп танышырга мөмкин (http://konkurs.belem.ru). Бәйгенең экспертлары һәм жюри әгъзалары 41 проект арасыннан 29 эшне финалга сайлап алдылар. Әлеге финалистлар арасында бәйгенең лауреатлары да, призлы урыннар алучылар да, Белем Җәүһәрләре дә бар! Барлык финалистларны "Казан" милли-мәдәни үзәгендә 29 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә башланачак тантанада көтеп калабыз, дип хәбәр итә конкурс оештыручылары
Чыганак: belem.ru 

Прочитать новость

08.10.11 БҮЛӘКЛӘҮ ТАНТАНАСЫ КАЙДА УЗАЧАК?

Хөрмәтле "Белем җәүһәрләре - 2011" бәйгесе катнашучылары! Менә "Белем җәүһәрләре" II бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе дә ахырына якынлаша. Жюри әгъзаларының инде күбесе сайтлар белән танышып чыктылар һәм оештыру комитеты адресына нәтиҗәләрне юллаганнар. Бүләкләү тантанасы 29 октябрь көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узачак, дип хәбәр итә конкурс оштыручылары. (http://konkurs.belem.ru/node/76)

Прочитать новость

05.10.11 БӘЙРӘМ БЕЛӘН, УКЫТУЧЫМ!

Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Зур хөрмәткә лаек бу эш авыр да, катлаулы да. Укучыларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы остаз булырга лаек. Кадерле коллегалар! Эшегездә энергия, укытучыларыгыз белән уртак тел табуны һәм укытучы һөнәренә тугры калуыгызны телим. Һәрчак һәм бар җирдә сезгә уңыш юлдаш булсын!” Кадерле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез.

Прочитать новость

30.09.11 "ТАТНЕТ ЙОЛДЫЗЛАРЫ" БӘЙГЕСЕ ЯҢА ДӘРӘҖӘГӘ КҮЧӘ

«Татнет йолдызлары» («Tatnet yoldizlari») интернет-проектлар бәйгесе чынлап та зур үзгәрешләр һәм яңартулар кичерә. Кичә, 29 сентябрь көнне, Татмедиа агентылыгында узган киңәшмәдә бәйгене оештыручылар  "Татнет йолдызларын" яңа югарырак дәрәҗәгә күтәрү буенча фикер алыштылар.

Прочитать новость

29.09.11 УКЫТУЧЫЛАР БАЕРМЫ?

1 сентябрьдән Татарстанда укытучыларның хезмәт хакы 30% ка күтәреләчәк. Хәзер Татарстанда уртача хезмәт хакы 10446 сум, дип хәбәр итә "Безнең гәҗит" газетасы.

Прочитать новость

Страница:предыдущая|следующая
1234
Вернуться к списку периодов
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro CMS - Free