 |
|
Яңалыклар
03.11.11 "АВЫЛНЫҢ 100 ТАЛАНТЛЫ БАЛАСЫ" ЛАУРЕАТЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
Бүген АИКБ "Татфонбанк" оештырган "Авылның 100 таланты баласы" акциясендә катнашкан укучыларның лауреатлары билгеле булды. Акциядә 43 районнан 825 укучы катнашып, шулар арасыннан иң-иң 100 ен жюри членнары сайлап алганнар. Акциядә җиңгән укучылар 1 ел дәвамында ай саен 1000 сум күләмендә акчалата премия, ә әлеге укучыларның уңышына зур өлеш керткән укытучылар кыйммәтле бүләк белән бүләкләнәчәк дип белдерә акцияне оешт ыручылар. Әлеге 100 укучы арасында безнең районнан да 5 укучының булуы куанычлы. Котлыйбыз сезне, укучылар! Алар: Шигабетдинова Регина Ансар кызы, Зәкиева Язилә Азат кызы, Фәттәхова Илсинә Илсур кызы, Шаехова Алмира Назыйм кызы, Хайбиев Лимар Рамил улы. Бүләкләү тантанасы 11 ноябрь көнне Казанда "Корстон" залында узачак. Тулырак мәгълүмат белән сылтама аша кереп таныша аласыз.
|
Список новостей
|
|
|
 |
|