 |
|
Минем иҗат
Минем шигырьләр
|
| Бар җиһанны иңләп,
Аклык-сафлык өстәп,
Килә бит ул, килә Яңа ел.
Җанга шатлык тулсын,
Тулсын, уңнан булсын,
Бәхетләргә илткән безнең юл...
|
|
|
| Хатларымны көн дә алган чакта, Укыдың да ертып ташладың. Уйламадың шулай бер көн килеп, Уйга калыр диеп, башларың...
|
|
|
| Мәхәббәтле синең йөзләреңдә, Җиде кат күкләрнең нуры бар. Амин! дигән сәгатьләрдә язган, Син бит минем өзелеп сөйгән яр.
|
|
|
| Еракларга чыгып китмәгәнсез, Туган яктан табып бәхетне. Пар канатлар булып тормыш корып, Яшәвегез өчен рәхмәтле.
|
|
|
| Дуслар арасында чын иптәшләр, Була бит ул, була бик сирәк. Тормышыңның авыр минутында, Дусларның ярдәме нык кирәк. |
|
|
| Әллә ничек булды безнең тормыш, Бер - берсенә охшаш язмышлар. Син дә, мин дә ялгыз калган мәлдә, Кушылдылар безнең тормышлар.
|
|
|
| Мин яраттым сине чын күңелдән,
Артык күреп хәтта үземнән.
Кеше сүзен тыңлап китеп баргач,
Күпме яшьләр акты күземнән...
|
|
|
 |
|
|
 |
|