|
|
Дуслар арасында чын иптәшләр, Була бит ул, була бик сирәк. Тормышыңның авыр минутында, Дусларның ярдәме нык кирәк.
КУШЫМТА: Ерактагы якын дустыма, Минем олы хөрмәт хисләрем. Рәхмәт булып барсы өчен дә, Яңгырасын шушы сүзләрем.
Ярдәмчел син, кешелекле иптәш, Еракта булсаң да якын син. Кирәк чакта биргән киңәшләрең, Алтыннарга икән дустым тиң.
Таянычың булган дуслар кирәк, Кадерен белү кирәк аларның. Яшик әле, яшик туганнардай, Ышанычын тоеп дусларның... Дилүс Шәвәлиев
|