 18 гыйнвардан Актанышның ресурс үзәгендә белем алучы студентлар өчен яңа офыклар ачылды. Татарстанның авыл хуҗалыгы юнәлешендә югары белемле кадрлар әзерләүче ике иң абруйлы югары уку йорты белән техникум арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. Әлеге мөһим чарада катнашкан район башлыгы Энгель Фәттахов бүгенге килешүнең өстенлекле якларын әйтте. Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Казан дәүләт ветеринария академиясе ректоры Рөстәм Равилев үз чыгышларында моңа ачык дәлилләр китерде. Очрашуның күркәм нәтиҗәсе буларак, югары уку йортлары ректорлары һәм техникум директоры Илшат Габделхәев арасында килешү имзаланды. Илшат Илфат улы шулай ук "Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев һәм "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев белән дә алга таба хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Чыганак:
|