МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2023 - ТАТАРСТАНДА

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ЕЛЫ 

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



02.01.14 КАЗАНДА ИТ-ЧЕМПИОННАРНЫ БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР

Бүген Казанның ИТ-паркында «ИТ-чемпион» конкурсының III этабында “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә һәм “ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталын үстерү” иҗади номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста иң актив катнашучыларга iPad планшетлары бирелде. 
Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасарлары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. 
Быел 1 нче мартта башланган һәм 3 этапта үткән конкурста 253 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. Алар ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы белән эшләргә 320 меңнән артык өлкәнне өйрәткән. 3 этап нәтиҗәсендә, 459 укучы планшет алган. 
ТР мәгълүматлаштыру һәшм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “ИТ-чемпион” конкурсын уздыру инициативасы өчен, ТР Президентына һәм ярдәм итеп килгән ТР Премьер-министрына рәхмәт белдерде. 
Р.Шәйхетдинов сүзләренчә, конкурс ярдәмендә ай дәвамында күрсәтелә торган хезмәтләрнең саны 60 процентка арткан. 2012 нче елда татарстанлыларга 16,3 млн. электрон хезмәт күрсәтелсә, 2013 нче елда - 25,8 млн. хезмәт. Шәхси кабинетларның саны да 2 тапкырга арткан, хәзер аларның саны 900 меңгә җитә. 
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аңлату эшләре алып барган, укучыларга ярдәм иткән өчен, укытучыларга, директорларга, мәгариф бүлеге башлыкларына рәхмәт белдерде. 
Беренче булып, “ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталын үстерү” номинациясендә 14 җиңүчене бүләкләделәр. Катнашучыларның эшләре төрле категорияләрдә бәяләнгән. Әлеге номинациядә 298 эш катнашкан. 
Шулай ук “ИТ-чемпион” партнерларыннан да бүләкләр тапшырылды, аерым алганда, Париж Диснейлендына сәфәр, гаилә белән сәяхәткә сертификат һ.б. 
“Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры И.Халиков катнашты. 
Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, ул алар белән горурлану хисен кичерә. “Сез ТРда гына түгел, ә Россиядә дә иң яхшылар. Сез инде бүген 10-15 яшегездә актив Интернет кулланучылар эшли алмаганны да эшлисез”, - дип ассызыклады И.Халиков. 
ТР Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, проект көтелгәннән арттырды, анда балаларның гына түгел, ә укытучыларның, директорларның, мәгариф бүлекләре башлыкларының хезмәте. И.Халиков бүген ТР Президентының киләсе елда да әлеге бәйгене уздырырга тәкъдим итүен әйтте. И.Халиков билгеләп үткәнчә, берничә көннән дәүләт хезмәтләре порталында баннер барлыкка киләчәк, анда 2014 нче елгы конкурска бәйле үз тәкъдимнәреңне калдырырга була. 
Исегезгә төшерик, “IT-чемпион” республика конкурсының оештыручылары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Конкурс ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков ярдәме белән уздырыла. (Алсу Сафина) 


        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Яңалыклар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Сайт дуслары   |   Форум     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Работает на Amiro.CMS - Free