 |
|
Яңалыклар
|
|
|
|
24.01.19 КЫШКЫ САЛКЫННАР БЕЛӘН БӘЙЛЕ РӘВЕШТӘ МӘКТӘП РАСПИСАНИЕСЕНДӘ ҮЗГӘРЕШЛӘР КЕРТЕЛӘЧӘК
Рамка с уголками
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләренә һава температурасы түбән булуга бәйле рәвештә мәктәпләрдә дәресләрне үткәрмәү турында тәкъдимнәр белән хатлар җибәрде.
Мәсәлән, авыл мәктәпләренең башлангыч классларында һаваның температурасы - 23 градус булганда, температура минус 25 градус булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч классларында һәм авыл мәктәпләренең 5 – 9нчы сыйныфларында, минус 27 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 5 – 9нчы сыйныфларында, 30 градус салкын булганда авыл мәктәпләренең 10 – 11нче сыйныфларында, минус 32 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 10 – 11нче сыйныфларында укулар булмый.
Моннан тыш, кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләрен түбән сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан түбән булмаганда гына һәм җил тизлеге секундына 6 - 10 метрдан артмаган очракта гына, югары сыйныф укучылары өчен минус 10 градустан түбән булмаганда, җил секундына 6-10 метрдан да артык булмаганда гына үткәрергә тәкъдим ителә. Һаваның температурасы -30 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда 1нче сыйныфтан алып, чыгарылыш сыйныфына кадәрле барлык укучылар дәресләрдән азат ителә.
|
|
Прочитать новость
|
|
|
20.01.19 АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫ ТАТАРСТАННЫҢ ИКЕ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫ БЕЛӘН КИЛЕШҮ ТӨЗЕДЕ
Рамка с уголками
18 гыйнвардан Актанышның ресурс үзәгендә белем алучы студентлар өчен яңа офыклар ачылды. Татарстанның авыл хуҗалыгы юнәлешендә югары белемле кадрлар әзерләүче ике иң абруйлы югары уку йорты белән техникум арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлеге мөһим чарада катнашкан район башлыгы Энгель Фәттахов бүгенге килешүнең өстенлекле якларын әйтте. Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Казан дәүләт ветеринария академиясе ректоры Рөстәм Равилев үз чыгышларында моңа ачык дәлилләр китерде.
|
|
Прочитать новость
|
|
|
13.01.19 БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАНЫ БИРҮ ӨЧЕН ГАРИЗАНЫ 1 ФЕВРАЛЬГӘ КАДӘР ТАПШЫРЫРГА КИРӘК
Рамка с уголками
Бердәм дәүләт имтиханы бирергә теләүче Татарстан укучыларына 1 февральгә кадәр гариза язарга һәм имтихан бирә торган фәннәрне сайларга кирәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«1 февральгә кадәр өлкән сыйныф укучылары имтихан өчен мәҗбүри булмаган фәннәрне сайларга тиеш. 1 февральдән соң гаризалар кабул ителми», – диелгән министрлык хәбәрендә.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе 14 фән буенча узачак. Рус теле һәм математика - мәҗбүри фәннәр, тагын берничә фәнне укучылар үзләре сайлый, аларның саны чикләнмәгән.
|
|
Прочитать новость
|
|
|
|
| Вернуться к списку периодов |
|
|
 |
|