 |
|
Яңалыклар
|
|
|
|
17.12.18 ТАТАРСТАН it-ЧЕМПИОННАРЫНА 135 СМАРТФОН ТАПШЫРЫЛАЧАК
Рамка с уголками
Татарстанда мәктәп укучылары арасында «IT-чемпион» конкурсының беренче этабы тәмамланды, аны оештыручылар - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Мәктәп укучыларына ата-аналарны һәм өлкәннәрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервислардан актив файдалануга җәлеп итәргә һәм приз балларының максималь күләмен эшләргә кирәк иде.
|
|
Прочитать новость
|
|
|
29.10.18 Кариев театрында бүген "Белем җәүһәрләре – 2018" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте
Рамка с уголками
Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре – 2018" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.
Тантанага финалга чыккан 38 интернет-проект авторы чакырулы иде. Алар арасында татар сайтлары авторлары да, ВКонтакте социаль челтәре идарәчеләре дә бар. ВКонтакте социаль челтәрендәге татар төркемнәре арасында ярыш әле быел гына оештырылды, бүген аларны тәбрикләргә ВКонтакте социаль челтәренең тәрҗемәләр бүлеге җитәкчелеге дә (Екатерина Харькова һәм Наталья Сосулина) килгән иде. Бүләкләрне аларның кулыннан кабул итеп алу җиңүчеләр өчен аеруча шатлыклы булды.
Тантана артистларның чыгышлары, республикабызның Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, министрлыклардан килгән вәкилләрнең тәбрикләүләре белән үрелеп барылды. Урта белем - яшь җәүһәрләр номинациясендә "Туган авылым минем - Аккүзем" сайты белән ТР, Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Д.М.Шәвәлиев II урын яулады.
>>> Тулырак >>>
|
|
Прочитать новость
|
|
|
13.11.18 Татнетны үстерү фонды Халыкара "Илһамият" бәйгесендә катнашырга чакыра
Рамка с уголками
Татнетны үстерү фонды мәктәп укучыларын һәм студентларны "Илһамият" бәйгесендә катнашырга чакыра!
Әлеге Халыкара бәйге-фестиваль 2015 елдан башлап Татарстан һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыклары, Татарстан Мәдәният министрлыгы, башка күп кенә оешмалар тарафыннан, шул исәптән Татнетны үстерү фонды ярдәме белән дә оештырылып үткәрелә. Төп оештыручы (учредитель) - Казан Дәүләт Мәдәният институты. Бәйгедә мәктәп укучылары һәм студентлар сәнгатьле сөйләм һәм вокал номинацияләрендә татар һәм рус телләрендә катнаша алалар.
Быелгы фестиваль Туфан Миңнуллинга багышлап үткәрелә. Шуңа күрә, Туфан Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар (спектакльләрдән өзекләр) ныграк хупланачак.
Бәйгегә гаризаларны 6 нчы декабрьгә кадәр тапшырырга кирәк, фестиваль үзе 8-9 нчы декабрь көннәрне үткәрелер дип планлаштырыла. >>> Тулырак >>>
|
|
Прочитать новость
|
|
|
|
| Вернуться к списку периодов |
|
|
 |
|