 |
|
Яңалыклар
|
|
|
|
11.09.16 ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫНЫҢ МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА ЭКОЛОГИЯ ДӘРЕСЛӘРЕ КЕРТЕЛЕРГӘ МӨМКИН
Рамка с уголками
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республика укучыларының мәктәп программасына экология дәресен кертү проектын эшли. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев белдерде.
"Хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Экологияне белү бик мөһим. Бу экология генә түгел, бу табигатькә, туган якка мәхәббәт. Казансу елгасы каян башлана дигән сорауны биргәндә балаларның төрлечә җавап бирүе күңелне төшерә. Экология турында башлангыч сыйныфтан ук хәбәрдар булу зарур. Шул ук дәресләр өлкән сыйныфларда да дәвам итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте Абдулганиев.
>>> Тулырак >>>
|
|
Прочитать новость
|
|
|
09.09.16 "АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ - 2016" БӘЙГЕСЕНЕҢ ИКЕНЧЕ ТУР НӘТИҖӘЛӘРЕ
Рамка с уголками
БӘЙГЕНЕҢ II ЭТАБЫ КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ПЕДАГОГИК ҺӘМ МЕТОДИК ОСТАЛЫГЫН АЧЫКЛАУ МАКСАТЫННАН УЗДЫРЫЛДЫ. АНДА I ЭТАПТА ҖИҢГӘН 30 ПЕДАГОГ КАТНАШТЫ. АЛАР, ҮЗЛӘРЕ УКЫТКАН ПРЕДМЕТ БУЕНЧА БЕР ТЕМАНЫ САЙЛАП АЛЫП, «МӘГАРИФ» ЖУРНАЛЫНЫҢ 2016 ЕЛГЫ МАРТ САНЫНДА, 19–21 НЧЕ БИТЛӘРДӘ БАСЫЛЫП ЧЫККАН (АВТОРЫ Г.МӨХӘРЛӘМОВА) МӘКАЛӘ НИГЕЗЕНДӘ ДӘРЕСНЕҢ ОЕШТЫРУ-МОТИВЛАШТЫРУ ЭТАБЫН ТЕХНОЛОГИК КАРТАГА ЯЗЫП ҖИБӘРДЕ. II ЭТАПКА КИЛГӘН ЭШЛӘРНЕ БӘЯЛӘҮДӘ «МӘГАРИФ» ЖУРНАЛЫ РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ ӘГЪЗАЛАРЫ ҺӘМ МӘГАРИФ ӨЛКӘСЕ БЕЛГЕЧЛӘРЕ КАТНАШТЫ.
Конкурсның II тур җиңүчеләре
(исемлек алфавит тәртибендә бирелә):
Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы, Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Габсаматова Фәүзия Хәйдәр кызы, Тукай районы Иске Дөреш башлангыч мәктәбе укытучысы
>>> Тулырак >>>
|
|
Прочитать новость
|
|
|
|
| Вернуться к списку периодов |
|
|
 |
|