 |
|
Яңалыклар
|
|
|
|
16.10.14 БАЛАЛАР ҮЗ ХОКУКЛАРЫ ТУРЫНДА ТАТАРЧА РОЛИКЛАР ТӨШЕРӘ АЛА!
Рамка с уголками
Җирле телеканалларда балалар хокуклары турында роликлар күрсәтелә башлаячак. Видео авторлары – балалар һәм яшьләр үзләре булачак. Аларда актив тормыш позициясе формалаштыру, үз хокукларын белү дәрәҗәсен арттыру максатыннан 8 октябрьдә “Бала хокуклар илендә” дигән бәйге старт алды.
Республикакүләм бәйге Татарстанның балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина инициативасы белән уздырыла. Конкурсның төп идеясе – бала хокукларының берсен яки берничәсен күрсәтеп бирү.
Бәйгедә 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм 18 дән 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Иң яхшы роликларны сайлап алу да шушы ике яшь категориясе арасыннан булачак. Катнашучы аерым бер кеше дә, иҗади төркем дә, билгеде бер оешма да – мәктәп, иҗат йорты һ.б. була ала.
>>> Тулырак >>>
|
|
Прочитать новость
|
|
|
06.09.14 ЯҢА УКУ ЕЛЫНДА ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ КАНИКУЛЛАР
Рамка с уголками
Күптән түгел Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләре өчен яңа уку елында үтәчәк каникул вакытларын тәкъдим итте. Министрлык мәктәпләргә түбәндә күрсәтелгән вакытта балаларны каникулга җибәрергә тәкъдим итә:
көзге каникуллар — 3.11.2014-9.11.2014 (7 көн),
кышкы каникуллар — 29.12.2013-11.01.2014 (14 көн),
беренче класс укучылары өчен өстәмә каникул — 16.02.2015-22.02.2015 (7 көн),
язгы каникуллар — 23.03.2015-31.03.2015 (9 көн).
Җәйге каникуллар башлану вакыты исә мәктәпнең еллык календарь графигы һәм имтиханнар расписаниесеннән бәйле булачак.
>>> Тулырак >>>
|
|
Прочитать новость
|
|
|
20.05.14 ПОЛИЦИЯ ИНТЕРНЕТТА БДИ МАТЕРИАЛЛАРЫН УРНАШТЫРУЧЫЛАРНЫ АЧЫКЛАЯЧАК
Рамка с уголками
РФ Эчке эшләр министрлыгы интернетта бердәм дәүләт имтиханы материалларындагы биремнәргә дөрес дип саналган җавапларны таратучыларны җаваплылыкка тартачак.
Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт интернет челтәрендә тикшерү үткәргән вакытта БДИ контроль бәяләү материаллары сорауларына җаваплар урын алган 300дән артык ресурсны ачыклаган. Аларның 57 проценты «ВКонтакте» һәм «Твиттер» социаль челтәрләрендәге битләрдән гыйбарәт. Күрсәтелгән мәгълүмат чыганакларының 32 проценты тикшерү вакытында эшләмәгән яисә ябып куелган. Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт хәбәр иткәнчә, интернетта урнаштырылган БДИ контроль бәяләү материаллары 2014 елга туры килми.
>>> Тулырак >>>
|
|
Прочитать новость
|
|
|
25.04.14 “АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ-2014” БӘЙГЕСЕ
Рамка с уголками
“Мәгариф” журналы редакциясе “Авыл укытучысы-2014” бәйгесен уздыра. НИГЕЗЛӘМӘ. “Авыл укытучысы-2014” конкурсы (алга таба – Конкурс) авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып баручы гомуми һәм башлангыч белем бирү оешмаларының хезмәткәрләрендә иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү нияте белән “Мәгариф” журналы редакциясе (алга таба – Оештыручы) тарафыннан оештырыла. Әлеге Нигезләмә “Мәгариф” журналының 2014 ел, май санында бастырыла һәм “Мәгариф” журналының magarif-uku.ru сайтында “Безнең бәйге” бүлегендә урнаштырыла.
>>> Тулырак >>>
|
|
Прочитать новость
|
|
|
13.04.14 БДИ-2014 ҮТКӘРҮ КӨННӘРЕ
Рамка с уголками
Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар 28 майда башланачак. Бу көнне алар җәмгыять белеме, химия, әдәбият, информатика фәннәрен тапшыра алачак. 31 майда математика, 3 июньдә география, тарих, биология, чит телләр һәм физикадан имтихан булачак. 6 июньдә тугызынчы сыйныф укучылары рус теленнән имтихан тапшырачак. 11 сыйныф чыгарылыш укучылары өчен БДИның төп дулкыны 26 майда башланачак.
|
|
Прочитать новость
|
|
|
11.04.14 ГАЗЕТА-ЖУРНАЛЛАРГА - ӨЙДӘН ЧЫКМЫЙЧА ГЫНА
Рамка с уголками
Хәзер газета-журналларга язылу минутлык эшкә әверелде. Моның өчен каядыр барырга яки чиратта торырга кирәкми. Бары тик интернетка кереп, «ТАТМЕДИА» (tatmedia.ru) сайтын ачу да җитә. Биредә җаның теләгән басманы сайлап, шунда ук аңа язылырга да мөмкин.
Барысы да бик гади: «ТАТМЕДИА» порталына керәсез һәм өстәге менюда «язылу» пунктын сайлыйсыз. Алдыгызда – басмаларның электрон каталогы. Уңайлы булсын өчен, темаларда «ТАТМЕДИА» ААҖ юлын табасыз һәм медиакомпаниянең барлык басмаларының (118 газета һәм журнал) исемлеге пәйда була.
>>> Тулырак >>>
|
|
Прочитать новость
|
|
|
08.04.14 INTERTAT.RU ЯҢА БӘЙГЕ ИГЪЛАН ИТӘ!
Рамка с уголками
Апрель ае быел мәдәни тормышта зур чаралар белән истә калачак: “Казан – төрки дөнья башкаласы” елының ачылышы, Шигырь бәйрәме, Тукай премиясен тапшыру һәм башкалар. Габдулла Тукай шәхесе барлык диярлек чараларда искә алына. Без дә әлеге вәзгыятьтән читләшмичә апрель ае конкурсын бөек шагыйребез иҗатына, тормыш юлына багышларга уйладык.
Чираттагы бәйгебездә сезгә, хөрмәтле укучыларбыз, Тукайга багышланган төрле тематикадагы 10 сорау җавап бирергә кирәк булачак. Җаваплар 28 апрельгә кадәр кабул ителәчәк.
>>> Тулырак >>>
|
|
Прочитать новость
|
|
|
17.03.14 МӘКТӘПНЕ НИЧЕК КӨЧЛЕ ИТӘРГӘ?
Рамка с уголками
Педагогик вузларда белем алучы студентлар мәктәпнең эчке кухнясын беренче курста укыганда ук өйрәнә башлаячак. Педагогларга өч ел саен белемнәрен күтәреп тору таләбе куела. Казандагы Универсиада авылында укытучыларның белемен күтәрү белән шөгыльләнүче үзәк барлыкка килергә мөмкин.
Соңгы елларда укытучыларны әзерләү, педагогик белем алу өлкәсенә карата тәнкыйть сүзләре еш яңгырады. Әлеге проблемаларны хәл итү өчен Россия Мәгариф министрлыгы укытучылар өчен концепция, стандартлар әзерләде. Аларда мөгаллимнәргә яңа таләпләр куела. Безнең республика да педагогик белемнең сыйфатын арттыруга кереште. Татарстан Дәүләт Советында узган Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының педагогик кадрларны әзерләү һәм аларның белемнәрен күтәрү мәсьәләләренә багышланган утырышында республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов укытучылар әзерләүдәге проблемаларга тукталды. Министр билгеләп үткәнчә, булачак укытучыларның психология-педагогик яктан әзерлеге түбән, тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр, сәләтле укучылар, заманча җиһазлар белән эшләүдә белемнәре җитми, белем бирү стандартлары турында күзаллаулары юк. Шулай ук профильле юнәлешләр буенча да эшләргә өйрәтәсе бар әле. Сыйныф җитәкчесе, тәрбия эшләре һәм нәтиҗәле технологияләрне куллану буенча да әзерлекне яхшырту таләп ителә.
>>> Тулырак >>>
|
|
Прочитать новость
|
|
|
17.03.14 “ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2014” КОНКУРСЫНЫҢ АКТАНЫШ РАЙОНЫНДАГЫ ЗОНА ЭТАБЫ
Рамка с уголками
2014 елның 13-14 мартында Актаныш муниципаль районында урнашкан сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында “Ел укытучысы-2014” конкурсының зона этабы үткәрелде. Әлеге чарада Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Минзәлә, Әгерҗе, Менделеевск, Актаныш муниципаль районнарыннан укытучылар катнашты. Ике көн дәвамында 18 конкурсантның һәрберсе дәрескә үзанализ һәм фрагмент, мастер-класс күрсәтте.
Зона этапларында җиңгән 15 укытучы “Ел укытучысы-2014” конкурсының Казан шәһәрендә 14-18 апрельләрдә узачак йомгаклау этабында катнашачак. Чыганак:"Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы" сайты.
|
|
Прочитать новость
|
|
|
25.02.14 "БДИ һәм ДЙА(ГИА)ГА СИЗЕЛЕРЛЕК ҮЗГӘРЕШКЕРТЕЛМИ" – РАВИЛ ХӘМИТОВ
Рамка с уголками
Татарстанда быел 20,4 меңнән артык укучы 11нче сыйныфны тәмамлый. 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар саны исә 36 меңнән артык. Бүген ТР Министрлар Кабинетында, республикада 2014 елда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Дәүләт йомгаклау аттестацияләре үткәрүгә кагылышлы үзгәрешләр хакында сөйләделәр. Чарада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, министрлыкның күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы Равил Хәмитов катнашты. “БДИ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясендә (ГИА) сизелерлек үзгәреш көтелми. Укучылар үзләре аларны сизмәскә дә мөмкин”, - дип белдерде ул ыгышында.
9нчы сыйныфлар, гадәттәгечә, рус теле һәм математикадан имтиханны мәҗбүри рәвештә тапшыра. Калган 10 предмет (рус әдәбияты, физика, химия, биология, география, тарих, чит телләр, җәмгыять белеме, информатика, татар теле һәм әдәбияты) арасыннан укучы теләгәнен үзе сайлап ала.
Шулай да, төп дәүләт имтиханнарының контроль-хисап материалларына берникадәр үзгәреш кертелгән. Әйтик, биология, физика, география, химия һәм җәмгыять белеме кебек фәннәрнең аерым бер биремнәрен эшләгән өчен балл саны башка еллардагы кебек куелмаска да мөмкин, шулай ук биремнәрнең элеккеге тәртип буенча урнашмавы күзәтелергә мөмкин. >>> Тулырак >>>
|
|
Прочитать новость
|
|
|
|
| Вернуться к списку периодов |
|
|
 |
|