Бүген иртәнге сәгать 09.00да район үзәге актанышта мәгариф хезмәткәрләренең җҗәйге спартакиадасы старт алды. Икенче ел рәттән оештырылучы әлеге спорт чарасы ТРсы мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасына сайлап алу туры да булып тора.
Әгәр район педагогларының Татарстан күләмендә өченче тапкыр дәрәҗәле беренчелекне яулауларын исәпкә алсак, чара чыннан да зүр әһәмияткә ия.
Ярышларның төп максаты булып сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнергә өндәү тора.
Бүген 300дән артык мәгариф хезмәткәре спартакиада программасына кертелгән спорт төрләре буенча көч сынаша, алар арасында җиңел атлетика, кыска дистанциягә йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү, армреслинг, бадминтон, ату, канат тарту кебек ярышлар бар.
Чараның рәсми ачылышы “Актаныш” спорт комплексында үтте. Спорт сөюче педагогларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләп, һәркемгә уңышлар теләде.