|
Бу атна башында Татарстан укытучыларының традицион август киңәшмәсе булып узды. Быел аны республикабызның иң бай төбәге – Әлмәт шәһәре кабул итте. Киңәшмә эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары һәм башка эреле-ваклы түрәләр катнашты. Әлбәттә, киңәшмә барышында мәгариф өлкәсендә эшләнгән уңышларга аерым тукталдылар, белем бирүнең заман таләпләре югарылыгында күтәрү турында да сүз булды, әйбәт-әйбәт үрнәкләр дә искә алынды. Саннар да һәрдаим яңгырап торды. Әйтик, 2011 елда Татарстанда мәгариф ихтыяҗларына 37 миллиард сумнан артыграк акча тотылачак икән. Мәгариф системасы хезмәткәрләренә моңарчы гамәлдә булган барлык ташламалар һәм гарантияләр дә сакланып калынган. Педагог һөнәренең статусын күтәрү, мәгариф һәм фән хезмәткәрләрен матди һәм әхлакый стимуллаштыру буенча да эш алып барылган. Татарстан мәктәпләренә 16 меңнән артык заманча компьютерлар куелган. 6 меңнән артык төрле фән кабинетларын җиһазландырганнар. Барлык мәктәпләр дә диярлек интернетка тоташтырылган, 1538 мәктәп чыбыксыз WiFi челтәре белән җиһазландырылган. Мәктәп автобуслары белән тәэмин ителешкә дә тел-теш тидерерлек түгел. 600дән артык автобус 16 мең баланы 478 база мәктәбенә йөртәчәк. Президент әйтүенә караганда, педагогларның хезмәтен бәяләүдә дә уңай тенденция күзәтелә икән. Чөнки аларның хезмәте хәзер яңа түләү системасы аша тормышка ашырыла. Хәтта хөкүмәт бу ниятләр өчен өстәмә 2,7 миллиард сум бүлеп биргән. Әлеге тенденция быел да дәвам итәчәк. Әйтик, сентябрьдән башлап укытучыларның хезмәт хакы 30 процентка артачак дигән хәбәр бу көнне киңәшмәгә җыелган педагогларның йөрәгенә сары май булып ятты. Бүгенгесе көндә педагогларның уртача хезмәт хакы 10900 сум тәшкил итә икән. Ә югыйсә күптән түгел матбугатта Татарстанда уртача хезмәт хакы 17-19 мең сум тәшкил итә дигән хәбәр таралган иде. Димәк, укытучы халкын алай әлләни күп хезмәт хакы ала дип әйтеп булмый икән әле. Гәрчә укытучының эше тавык чүпләп бетерә алмаслык күп булса да, аның хезмәте әле тиешле югарылыкта бәяләнми икән бит. Узган уку елында республикада барлыгы 42 мең укытучы ноутбуклар алган булган. Әмма әлеге ноутбукларның бары тик 70 %ы гына даими кулланышта булуы аптырашта калдыра. Заманча технологияләрне нәтиҗәле кулланмау, акчаны суга агызу түгелме соң? Саннар димәктән, тагын бер сан аптырашта калдыра. Яңа уку елыннан Татарстанда барлыгы 188 мәктәпне ябарга җыеналар. Беренчедән, күп кенә мәктәпләрдә балалар саны тиешле нормаларга тулып җитми, икенчедән, шактый гына мәктәпләрнең хәл-халәте коточкыч икән. Алар ремонт күрмәгән, гомумән, аларда балаларны укыту куркыныч, диләр. Аннары күп кенә муниципалитетлар оптимальләштерү дигән нәрсәне дә уңышлы кулланды. Кечкенә мәктәпләрне яптылар, балаларны күрше-тирә зуррак мәктәпләргә йөртүне хуп күрделәр. Кыскасы, республикабызда мәктәпләрне кыскартып, укытучыларның хезмәт хакын арттырып, әнә шул рәвешле яңа уку елына аяк басарга җыеналар.
Чыганак: "Кәеф ничек?" http://www.kaefnichek.ru/post/view/256/1/2219
|