 |
|
Яңалыклар
03.12.11 МӘКТӘПЛӘРГӘ ИНТЕРАКТИВ ТАКТАЛАР КАЙТА
2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасы мәгариф системасы үсеше турындагы дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча, 5 нче декабрьдә безнең район мәктәпләренә интерактив такталар кайту көтелә. Башка районнарга алар таратылган инде. Аларда әлеге җиһазларны урнаштыру бара. Арча районы Кушлавыч төп мәктәбе сайтында интерактив тактаны урнаштыру, көйләү хакында махсус тема ачылган. "Сораулар, тәкъдимнәр һәм үзебез белгәннәрне монда язышсак һәркайсыбызга файдасы тияр дип уйлыйбыз...", - дип белдерә кушлавычлылар. Бер-беребезгә ярдәм кулы сузып бергә-бергә матур эшлик. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
|
Список новостей
|
|
|
 |
|