|
Бүген, ягъни 19 нчы октябрь көнне Актаныш муниципаль
районы мәгариф бүлеге планы нигезендә Такталачык төп гомуми белем бирү
мәктәбендә 5-6 нчы класс укучылары арасында “Математик карусель” үтте. Өчәр
укучыдан торган команда үзләренең
көчләрен логик математик мәсьәләләр чишүдә сынадылар. Барлыгы район күләмендә урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән 33 команда катнашты. Укучылар
20 мәсьәләдән торган биремнәрне чишкән арада Такталачык төп гомуми белем бирү
мәктәбенең I квалификацион категорияле математика укытучысы Гыйльфанова Алсу
Мәхиян кызы 9 нчы класс укучылары белән “Дәрестә тематик контроль, шулай ук төп
дәүләт имтиханнары биремнәре нигезендә практик эшләр” дигән темага мастер класс
тәкъдим итте. “Математик карусель” түбәндәге нәтиҗәләр бирде:
Урта
мәктәпләр буенча:
I урын – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатның
1 нче командасы
II - Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатның
2 нче командасы
III – Актанышның 1 нче мәктәбе командасы
Төп
гомуми белем бирү мәктәпләре буенча:
I – Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы
II - Аккүз төп гомуми
белем бирү мәктәбе командасы (Камалаов Булат – 5 класс, Гилванов Айдар – 6 класс,
Исламов Ильмир – 6 класс. Укытучылары: Д.М.Шәвәлиев, Р.Д.Гарипова)
III – Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы.
Барлык укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны
уңышлары белән котлыйм. Алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калам!
|