|
Бүген Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Электрон белем бирү тирәлеген формалаштыру" темасы буенча информатика укытучыларының август киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә Сәфәр, Байсар, Киров, Тат.Ямалы, 1 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучыларының чыгышлары тыңланылды. Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы Гилмуллина Чулпан Зөлфәт кызы "100 гә 1" уенын кулланып киңәшмәдә катнашучылар белән берлектә мастер-класс күрсәтте. Киңәшмәдә катнашучыларның чыгышлары уңай яктанбәяләнде. Мәгълүмати-методик үзәк методист-программисты Илназ Илшат улы Шәрипов 2010-2011 нче уку елы нәтиҗәләре, алда торган бурычлар белән таныштырды. "Белем бирү системасында мәгълүмати технологияләр" темасына гамәли эш тәкъдим итте. Кинәшмә ахрында мин район информатика укытучыларына шәхси сайтымны тәкъдир иттем. Кызыксынучылар булса сайтның адресы: http://dilusmirza.ru
|