 |
|
Яңалыклар
07.12.11 АКТАНЫШТА ГЛАУКОМА ҺӘМ КАТАРАКТАГА ОПЕРАЦИЯ ЯСАЯЧАКЛАР
Актаныш муниципаль районының “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә районда яшәүче күз күреме буенча инвалидлар түгәрәк өстәл артында социаль тармак җитәкчеләре белән очрашты. Район җитәкчелеге, район үзәк хастаханәсенең күз табибы Айгөл Галиева, район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Светлана Әхмәтова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән, район пенсия фонды идарәсеннән катнашкан җитәкчеләр һәм белгечләр инвалидларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, дип хәбәр итә ТР муниципаль районнары порталы.Җылы, дустанә мөнәсәбәттә узган сөйләшүдә ихлас теләкләр дә, рәхмәт сүзләре дә яңгырады. Соңгылары инвалидлар оешмасын бер йодрыкка туплап, бар күңелен салып, сәламәтлеккә мохтаҗ шушы райондашларны күңелләре китек булмасын, үзләрен кешедән ким итеп тоймасыннар дип, бар массакүләм спорт һәм мәдәни чараларга әйдәкләп йөртүче Светлана Әхмәт кызына һәм Актаныш үзәк хатаханәсе күз табибы Айгөл Рифкать кызына карата яңгырады. Инвалидларны бигрәк тә, хастаханәдә чиратлар мәсьәләсе борчый. Әмма тиздән бу проблема юкка чыгар кебек – авыл ФАПларын автоматлаштыру юнәлешендә бүген максатчан эш алып барыла. ФАПларга кайтарылган 30 компьютер аша хәзер махсус программа нигезендә үзәк хастаханәгә авыруга да җайлап, табибның да буш вакытын чамалап,электрон чиратка язылырга мөмкин. Димәк, хастаханәгә тиешле вакытка барып, үзеңә кирәкле ярдәмне алачаксың дигән сүз. Тагын бер зур яңалык – киләсе ел башыннан глаукома һәм катарактага операцияләрне район хастаханәсендә ясый башлаячаклар. Бу максатлардан махсус җиһазлар кайтарылган. Моңарчы андый операцияләр бары тик Казан РКБсында гына бушлай ясала иде. Чиратны исә еллар буе көтәргә кирәк. Районда елына 200 операция бушлай ясау күздә тотыла. Моңарчы районнан бер елга нибары 4-5 кешегә мондый мөмкинлек бирелүен исәпкә алганда, бу санның бик зур икәнлеге яхшы аңлашыла. Күзләре буенча инвалидлар белән мондый түгәрәк өстәл артында сөйләшү әле беренче мәртәбә генә оештырылган иде. Анда катнашучылар барчасы да, ешрак бергә җыелып, проблемаларны уртага салып сөйләшү һәр як өчен дә файдага дигән фикергә килде. Чара ахырында район ветераннар оешмасы каршында эшләп килүче “Гәрәбә” төркеме үзләренең концертларын тәкъдим итте. (Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова).
|
Список новостей
|
|
|
 |
|