 |
|
Минем иҗат
Минем шигырьләр
|
ЗАРЫҢ СӨЛӘМӘ СИН ЯТЛАРГА | 19.09.13 22:05
|
|
|
Әгәр сөйсәң, яратамын дисәң,
Гөлләр дә бит чәчәк аталар.
Шундый хисле мәхәббәттән көлсәң,
Якын дусларың да саталар.
Кеше сүзен тыңламагыз сез дә,
Сүз кешене , диләр, үтерә.
Уйламаган җирдә сине утка сала,
Ялкыннарда хәтта көйдерә.
Ни буласын алдан беркем белми,
Сөйләмәгез ятка зарларны.
Кеше сүзен тыңлап беркайчан да,
Ташламагыз сөйгән ярларны.
Д.Шәвәлиев
|
|
|
|
|
|
|
 |
|