|
|
Хатларымны көн дә алган чакта, Укыдың да ертып ташладың. Уйламадың шулай бер көн килеп, Уйга калыр диеп, башларың...
Язлар, җәйләр үтте, көзләр җитте, Араларны өзде давыл-жил. Искә төшер мине соңгы кабат, Төшләремә, диям, бүген кил...
Югалдың син, сагынамын ди(е)п, Хисләремнән нигә көләсең. Сиңа атап язган бу юлларым, Тик соңгысы булыр курәсең. Дилүс Шәвәлиев
|