|
|
Әллә ничек булды безнең тормыш, Бер - берсенә охшаш язмышлар. Син дә, мин дә ялгыз калган мәлдә, Кушылдылар безнең тормышлар.
КУШЫМТА: Сөя алмыйм тәүге ярым кебек, Син үзең дә аны беләсең. Безнең өчен гомер сынаулары , Шулай язылгандыр күрәсең...
Уртак уйлар безне очраштырды, Буйсындык без тормыш көенә. Авыр чакта син очрадың диеп, Менә шуңа күңел сөенә.
Бер - беребезне хөрмәт итеп яшик, Бер шатлыкны ике итик без. Менә шулай матур яшәгәндә, Күңелләргә килмәс сары көз. Дилүс Шәвәлиев
|