|
|
Мәхәббәтле синең йөзләреңдә, Җиде кат күкләрнең нуры бар. Амин! дигән сәгатьләрдә язган, Син бит минем өзелеп сөйгән яр.
КУШЫМТА: Мин бәхетле синең белән генә, Мин бәхетле бүген, кадерлем. Ике яклап саклап шушы хиснең, Белик бәхетләрнең кадерен.
Алгы көнгә карап яшәгәндә, Игътибарлы булыйк тормышка. Югалтулар һәм дә табышларны, Сылтамыйча барсын язмышка.
Көннәр ямьле булсын өчен һәрчак, Бер - береңә без бит бик кирәк. Алсу таңнар аткан чакта, иркәм, Бергә типсен безнең пар йөрәк. Дилүс Шәвәлиев
|