|
|
Бар җиһанны иңләп,
Аклык-сафлык өстәп,
Килә бит ул, килә Яңа ел.
Җанга шатлык тулсын,
Тулсын, уңнан булсын,
Бәхетләргә илткән безнең юл...
КУШЫМТА:
Яңа ел, Яңа ел,
Истә кал быел да,
Бүләкле-теләкле тылсымдай.
Каршылыйк,каршылыйк,
Шатланыйк, куаныйк,
Күңелләргә иңсен ак моңдай....
Олысы-кечесе,
Баласы-чагасы,
Көтеп ала якты өметтә.
Ышанабыз һаман,
Кабул булыр сыман,
Бәйрәм бездән китмәс кебек тә...
Табыннар мул булсын,
Тулыплар гел торсын,
Тыныч булсын, тыныч дөньялар.
Алсу таңнар атсын,
Чынга ашсын, ашсын,
Безнең барлык уйлар-хыяллар....
Д.М.Шәвәлиев
|